|
В разделе материалов: 119 Показано материалов: 41-50 |
Страницы: « 1 2 3 4 5 6 7 ... 11 12 » |
Соңгы вакыт теле-радиотапшыруларда, газета битләрендә
педофиллар, балаларга карата җинаятьләр
турында еш сүз алып барыла. Нәрсә соң бу? Җәмгыять шул кадәр дә кыргыйланды,
психикасы авышкан кешеләр елдан-ел артамы соң әллә? Бу сораулар һәркемне борчый
башлагандыр. Нәкъ менә шундый җинаятьләр турында сөйләште журналистлар РФ
Тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Әнвәр
Марсил улы Әхмәтҗанов белән. |
Төмән районы, Ямбай
почта элемтәсе бинасы авылның
нәкъ уртасында, мәчеткә каршы урнашкан.
Монда Россия саклык банкы филиалы да
урын алган. Почтада бер җитәкче һәм өч хат ташучы халыкка хезмәт
күрсәтә. |
Ап-ак халат кигән апаларга
Рәйсә бала чагыннан ук кызыгып карый иде. Гадәттә күп балалар медицина
хезмәткәрләрен, әллә укол кадаганга, нигәдер яратмыйлар, хәтта алардан
куркалар. Рәйсәгә авыруларны терелтә алучы бу затларның ниндидер серләре
бар кебек тоела. Мәктәпне тәмамлагач, бер дә шикләнмичән, Рәйсә Әнвәр кызы Исхакова медицина
училищесына укырга керә. 1985 нче елдан бирле Вагай районының Казанлы
медпунктында намуслы хезмәт күрсәтә. Аны монда бик яраталар. Көн дисеңме, төн
дисеңме аның яныннан кеше өзелми, һәрвакыт хәленнән килгән кадәр булышырга
омтыла. Кирәк булса, Тугыздан ашыгыч ярдәм чакыртып, авыруны үзе Вагайга алып
китә.
|
Нинди һөнәр сайлап алу мәсьәләсе Рауза Хәлил кызы
Мөхәммәтчина каршында беркайчан да тормаган. Балачактан медицина өлкәсендә
эшләргә хыялланып үскән кыз, мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина училищесына
укырга керә. Бүген инде ул 30 ел стажлы
югары категорияле шәфкать туташы, Төмәннең 17 нче поликлиникасында үз эшен
яратып, күңел биреп эшли, коллективта абруй казанган шәхес. |
"Этнос” ижади үсеш һәм
гуманитар белем бирү үзәге хезмәткәрләре 15 еллык юбилейларын Төмән шәһәренең
"Торфяник” мәдәният сараенда зал тулы халык җыеп бик зурлап бәйрәм иттеләр.
Чараны уздырыр өчен күп көч түгелгәне матур итеп бизәлгән бинага килеп керү
белән үк күзгә бәрелде. Фойеда укучыларның кул эшләреннән торган күргәзмә
оештырылган, төрле милләтләр телендә җырлар яңгырый, әйләнәдә дуслык-татулык,
бер-береңә олы хөрмәт күрсәтү хөкем сөрә иде. Бу күренешкә хозурланып олырак яшьтәге
кунаклар үзләрен Советлар Союзы чорына
кайтып кергәндәй хис иттеләр. Чынлап та, һәр мизгел төптән уйланылган, алып
баручылар да баштан ахырына кадәр тантаналы төсне югалтмыйча, үз вазифаларын
югары дәрәҗәдә башкардылар.
|
"Тимерюлчылар”
мђдђният сараенда бљек шагыйребез Г.Тукайныћ 125 еллык юбилеена багышланган
кичђ њткђрелде. |
Төмән шәһәренең 1 нче
гимназиясендә өлкәнең мәгариф һәм фән департаменты, ТОГИРРО, өлкә татар
Конгрессы ярдәмендә оештырылган "Мәдәниятләр диалогы” өлкә фестивале булып
узды. Әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена
багышланган иде, ул ТОГИРРО белгече, педагогия фәннәре кандидаты, доцент
Рафаэль Галимҗан улы Гадеев җитәкчелегендә зур әзерлек, оешкан рәвештә үтте.
Бинаның беренче катында укучыларның Тукай иҗатын чагылдырып ясаган
рәсемнәреннән күргәзмә әзерләнгән.
|
Ачы, михнәтле,
аяусыз сугыш еллары артта калган саен, алар турында сөйләүче ул чорларны үзләре
кичергән кешеләр кими бара. Аларның балалары, оныкларына истәлек калсын өчен
Индрәй музее җитәкчесе Галия Сагитуллинадан да артыграк тырышучы кеше
юктыр. Анда күп еллардан бирле үзе бөртекләп туплаган искиткеч күп тарихи
байлык саклана.
|
Бер уйласаң, фотога төшерүдән дә
җиңел эш юк кебек. Сыйфатлы аппаратура булу җитә — бер секунд һәм менә ул, сиңа
кирәкле кабатланмас мизгел туктатылган. Ләкин һәр өлкәдә дә осталар булган
кебек, фотога төшерүнең дә бөтен нечкәлекләрен тоя белүчеләр бар. Фотограф аучы
кебек кирәкле кадрны сакларга тиеш. Ә инде матбугатта эшләүче фотографларга бу
аеруча әһәмиятле. Материалның никадәр халыкка кызыклы булуы алар төшергән
фоторәсемнәргә дә бәйле. "Сельский труженик” газетасы фотохәбәрчесе Зиннур
Әсхәт улы Чанбаевка фотога төшерү балачактан ук таныш. Ул елларда кем генә
"җенләнмәгән” икән бу серле шөгыль белән?! Аның да "Вилияавто”, аннары "Зенит”
кебек фотоаппаратлары була. |
Авыл җирендә китапханә белән мәдәният йорты күп
очракта бер бинада урнаша һәм алар кулга-кул тотынышып мәдәни учакны сүндерми
саклап киләләр. Өлкә үзәгеннән читтә көн күрүче казанлылар да китапханәче Хәтербикә Шәмсетдин кызы Гилачеваны белем
мәгарәсе хуҗасы дип беләләр. Олы күл авылыннан – саз артыннан килгән Х.Гилачева
32 ел гомерен китап белән таныштыруга, рухи байлык өләшүгә багышлый.
|
|
Подписка |
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.
|
Cтатистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|