|
В разделе материалов: 5 Показано материалов: 1-5 |
|
- 1877 елны җир бүлеп бирүче Авешков авылның планын төзи башлый, ул тулысынча әзерләнеп беткәч кенә, янгын чыга. Авешков планы буенча элек янган Мәүлекәй мәчете урынында яңаны торгызу өчен җир бирелә. Шулай ук Нигъмәтулла хаҗи мәчетен, мөселман дини училищесын төзү өчен дә А хәрефендә мәйдан бүленә. Ниязов төзегән училищега 1881 елдагы янгын зыян китерми. 1888 елны яңа мәдрәсә ачылгач, анда кызларны укыталар. Территориясен киңәйтү өчен Г хәрефендә мәйдан бирелә. Авешкин планы буенча Береговая, Училищная, Кармышаковская урамнары төзелергә һәм бу өч урам җиде тыкрык белән кисешергә тиеш була. Хәзерге көндә авыл менә шушы план буенча төзелгән. |
Урман ашата да,
киендерә дә, җылыта да, диләр халыкта. Минем әтием Шамил сунарчы иде. Аның гел ял көннәрендә иртә белән патроннарына ядрә, дары тутыруы хәтердә
калган. Әтинең патрон эченә сала торган
әйберләре бер кечкенә чемодан эчендә
сакланды. Мылтыгын ул бездән,
балалардан, яшереп карават астына куя иде. Берничә тапкыр һичкем күрмәгәндә кызыксынып
алып та караганым булды. |
28 нче январь көнне Тубыл
шәһәрендә төрле милләтләр мәдәниятен чагылдырган концерт үтте. "Содружество”
иҗтимагый оешмасы һәм Тубыл шәһәр себер татар мәдәният үзәге (җитәкчесе
С.Ф.Ильясов) оештырган мәдәни чарада рус,
татар, немец телендә җырлар яңгырады. Кунакларны аллы-гөлле алъяпкычлы милли
күлмәкләрдә "Сүзге” ансамбле җырчы һәм биюче кызлары каршы алдылар.
|
Бу мөлаем, йөзеннән нур балкый торган
кеше белән Индрәй авылы мәчетенең 20 еллык юбилеенда таныштым мин. Аның чыгышы
шул кадәр күңелгә үтеп керде, шунда ук, үтемле итеп сөйли белү осталыгы каян
килде икән анда, дигән сорау туды миндә. Чыгышлар тәмамлангач, алып баручы
хәбәр иткән "Төркия кунагы Әнвәр Йолдырыймны” эзләп киттем. Баксаң, аның белән
кызыксынучы мин генә түгел икән, тирәсенә җыелган кешеләр үзен игътибар белән
тыңлыйлар иде. |
XXI гасырда Индрәй авылында беренче булып кем гаиләсендә бала туар икән
дип көткән идем.
Ниһаять, 12 нче январьда Илшат һәм Рәсимә Шәриповларда ир бала дөньяга килде. Балага Альберт
дип исем бирделәр. Ул авыл тарихына керде, карточкасы – музейда күренекле
урында. |
|
Подписка |
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.
|
Cтатистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|