Ачы, михнәтле, аяусыз сугыш еллары
артта калган саен, алар турында сөйләүче ул чорларны үзләре кичергән кешеләр
кими бара. Аларның балалары, оныкларына истәлек калсын өчен Индрәй музее
җитәкчесе Галия Сагитуллинадан да артыграк тырышучы кеше юктыр. Анда күп
еллардан бирле үзе бөртекләп туплаган искиткеч күп тарихи байлык саклана.
Быелгы Бөек Ватан сугышы башлануның
70 еллык юбилеен ул шул сугышка китеп, кайтмый калган аталарның балаларына
багышлады. Авылда 31 сугыш корбаны балалары яшәгәнен эзләп табып, аларның
һәркайсына ветераннар советы әгъзалары ярдәмендә чакыру таратып чыкты.
Өлкәннәрне кайнар чәй белән сыйларга ярдәм сорап татар хәрәкәтендә актив
катнашучы, Төмән өлкәсе һәм районы татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы
индрәйлеләргә күп булышлык күрсәткән Рөстәм Рәшит улы Галимовка мөрәҗәгать
итте. Ул берсүзсез риза булып, аның биргән акчасына китапханәдә Х.Тилимбаева,
М.Шәрипова, З.Балдина тырышлыгы белән бай өстәл әзерләнде.
Музейга 19 кеше җыелды. Галия апа
Рөстәм Галимовның үзе һәм автономия исеменнән мөхтәрәм апа-абыйларны бәйрәм
белән котлавын, аларга изге теләкләр юллавын белдерде. Авылдан сугышка
китүчеләр, шул еллар турында сөйләп киткәннән соң, һәркемгә сүз бирде. Алар
яшьләрен сөртә-сөртә ул еллардагы авырлыкны, ачы язмышларын күз алларына
китерделәр, һәркем әйтәсе сүзләрен, күңелләрендә сакланган кичерешләрен әйтеп
үтте. Күбесе әтиләрен бөтенләй күрми дә калган. Мәсәлән, Халстан Ханнанова
әтисе Хәлидулла Хәмидуллин турында бернинди хәбәр таба алмагынына борчыла, кая
гына язып карамадым, ди ул. "Хәтер” китапларында да юк икән. Аннан я кара
кәгазь, я "хәбәрсез югалды” хәбәре дә килмәгән. Аңа җавап итеп Галия апа:
"Авылдан сугышка киткән 4 кешенең хәбәре юк, мин алар турында мәгълүматны
күптән эзлим, табарга тырышырмын”, - диде. Аннары видеофильмда Бөек Җиңүнең 50
еллыгы уңаеннан әле элекке мәктәп бакчасында үткән бәйрәм тантанасын карадылар.
Бергә яшәп, эшләп үскән, ләкин бүгенге көндә инде мәңгелеккә күчкән
авылдашларын искә алдылар, үзләрен, башкаларны күреп куанып, сокланып утырдылар.
Тәмләп чәй эчеп, 30ы көнне авыл зиратында үткән өмәдән соң мәчет янында аш
әзерләүдә, сабантуйда ярдәм иткән Р.Галимовка, тиздән 80 яшен тутырачак яшь
күңелле, олы ихтирамга лаек музей хуҗабикәсе Галия Хәмзә кызына шундый чаралар
үткәрүләре, хәтерне саклавы өчен чиксез рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.
Аннары сугыштан кайткан
ветераннарның балаларына, аларның яшьрәк буынына багышланган очрашулар үтте
музейда.
Г.ВӘЛИЕВА.
|