Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

КИТАП – ХӘТЕР УЛ

23 нче апрель – китап һәм авторлык хокукларын яклау көне


Авыл җирендә китапханә белән мәдәният йорты күп очракта бер бинада урнаша һәм алар кулга-кул тотынышып мәдәни учакны сүндерми саклап киләләр. Өлкә үзәгеннән читтә көн күрүче казанлылар да китапханәче Хәтербикә Шәмсетдин кызы Гилачеваны белем мәгарәсе хуҗасы дип беләләр. Олы күл авылыннан – саз артыннан килгән Х.Гилачева 32 ел гомерен китап белән таныштыруга, рухи байлык өләшүгә багышлый.

 

Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металлга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар.Аннары пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган.

Китап - халык тарихының елъязмасы. Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. Язма һәм басма сүз халыкның үткәне, тарихы һәм мәдәнияте, халыкның дөньяга карашын һәм әдәбиятын өйрәнүдә алыштыргысыз чыганак. Китапханәләр исә шушы рухи байлыкны бергә туплаучы, аларны саклаучы һәм укучыларга житкерүче булып хезмәт итәләр. Халыкка китапханә хезмәте күрсәтүнең формасын һәм методларын камилләштерү, сыйфатын күтәрү, укучыларга түләүле хезмәт күрсәтү, үзәк китапханәдә электрон каталог һәм картотеканы төзүне дәвам итү, китап фондларын тузган һәм эчтәлеге ягыннан искергән китаплардан чистарту, аларны яңарту һәм сакланышын тәэмин итү китапханәләребезнең игътибар үзәгендә.

- Хәзерге вакытта биш йөз китап укучым бар, аларның йөз егерме өче - мәктәп укучылары. Безнең фондта 1896 китап бар, шуларның 220се татар телендә. Татар матбугатыннан "Яңарыш”, "Акчарлак” газеталарын, "Сөембикә” журналын яздырабыз, - дип эше белән таныштырып үтте Хәтербикә апа. – Быел районда китапханәләрдә "Китап укучы елы” игълан ителгән, шуңа да төрле чаралар үткәрүне активлаштырырга уйлыйбыз. Китап укучыларда туган җиргә, туган авылга, шул як табигатенә, аның кешеләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйган чаралар уздыруны планлаштырабыз. "Уңган куллар” һәм өлкәннәребез белән түгәрәкләр алып барам. Мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә яшибез, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Зимагулова үткәргән чараларда ярдәм итәргә тырышам, бергәләшеп эшлибез. Күренекле якташларыбыз Б.Сөләйманов, Ә.Патршина, Ф.Утяшева иҗатлары буенча фикер алышу кичәләрен чәй өстәле артында оештырдык. Татар әдәбиятының даһи язучы-шагыйрьләре иҗатлары белән таныштырып, юбилейлары уңаеннан китап күргәзмәләре, стендлар әзерлим. Укучыларның җәйге лагеры вакытында алар белән аралашу аеруча уңайлы, төрле темаларга сөйләшүләр үткәрәм, кызыксынып тыңлыйлар, үзләре дә катнашалар.

- Күбрәк нинди китаплар укыйлар?

- Балалар балалар өчен китаплар, зурраклар газета-журналлар укырга йөриләр. Аена бер мәртәбә Меткә, Сөләйман авылларына, үзем транспортын табып, андагы укучыларым сораган китапларны алып барып киләм. Нигездә, мәхәббәт, тарихи романнар, дини китаплар белән кызыксыналар. Китап укырга яраткан 89 яшьлек апага илтәм, шулай ук яшь гаиләләр дә еш киләләр, - ди китапханәче.

Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер, диләр. Китап - кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли. Бала китапханәдән читләшмәсә, мәктәптә дә яхшы укый, тормышта да үз урынын дөрес билгели. Китапханәгә юлны онытмаска кирәк, бу эштә китапханәченең дә роле зур.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (22.04.2011)
Просмотров: 2617 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz