Төмән шәһәренең 1 нче гимназиясендә
өлкәнең мәгариф һәм фән департаменты, ТОГИРРО, өлкә татар Конгрессы ярдәмендә
оештырылган "Мәдәниятләр диалогы” өлкә фестивале булып узды. Әлеге чара бөек
шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган иде, ул ТОГИРРО
белгече, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Рафаэль Галимҗан улы Гадеев
җитәкчелегендә зур әзерлек, оешкан рәвештә үтте. Бинаның беренче катында
укучыларның Тукай иҗатын чагылдырып ясаган рәсемнәреннән күргәзмә әзерләнгән.
Фестивальдә чыгыш ясау максаты белән этно-культуралы мәктәпләрдән 211 укучы, 24
укытучы һәм бик күп кунаклар катнаштылар. Аларның һәрбересенә юбилей уңаеннан
махсус ясатылган значоклар таратылды. Чарада эшләгән 4 секциянең беренчесендә
укытучылар әзерләп килгән дәресләрен һәм дәрестән тыш чараларын тәкъдим
иттеләр. Аларның чыгышларына филология фәннәре кандидатлары М.А.Сагидуллин,
Г.Х.Муллачанова, Россиянең атказанган укытучысы Ф.М.Зиннәтуллина бәя бирделәр.
Алар дәресләргә тирән анализ ясап, киңәшләр, тәкъдимнәр керттеләр. Түбән Тәүде
районы, Тарман урта мәктәбе укытучысы В.Т.Ильчибакиева, Вагай районы, Юрмы урта
мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы М.С.Сабитова иң уңышлы дәрес үткәрүчеләр
дип игълан ителделәр һәм өченче урынны Ялутор районы, Исәт мәктәбе укытучысы
М.М.Хәмидуллина белән Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе укытучысы Х.Х.Кирамова
бүлештеләр. Дәрестән тыш чаралар бәйгесендә Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе
укытучысы Ә.И.Алиева, 52 нче мәктәп китапханәчесе В.Н.Нәбиева, Төмән районы,
Талымхан урта мәктәбе укытучысы Р.Ә.Рәхимова мактауга лаек булдылар.
"Сәнгатьле уку” секциясендә жюри
әгъзалары итеп "Ак калфак” өлкә татар
хатын-кызлар оешмасы рәисе Б.Н.Сабирова, филология фәннәре кандидаты
Г.С.Галямова һәм бу язманың авторы сайландылар. Әлеге номинациядә катнашучылар
яшьләренә карап өч группага бүленделәр. Нәниләр арасында беренче урынны Түбән
Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Руфат Корманов,
икенчене - Төмән шәһәренең Кырынкүл тугызьеллык мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы
Резеда Кирамова, өченчене - 9 яшьлек Рөстәм Ниятбакиев яуладылар. Урта яшьле
балалар арасында беренче урынга Шыкча урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Илүсә Габдуллина, икенчегә – Исәт мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Дарина
Ниязова, өченчегә – Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Лениза Исмәгыйлева лаек булдылар. Ә олы яшьтәгеләрдән беренче урынга Юрмы урта
мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Зарина Абдразакова, икенчегә - Ялутор районы,
Яңа Атьял урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Анжела Әбдрәшитова, өченчегә -
Юрмы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Оксана Гайсина чыкты. "Тукай җырлары”
номинациясендә жюри вазифасын музыка белгечләре - филология фәннәре кандидаты
Л.Р.Сурметова, Ф.Х.Хәкимов, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты
җитәкчесе В.С.Ташкалова башкардылар. Биредә беренче урынга Юрмы мәктәбенең 11
нче сыйныф укучысы Лилия Мөхәммәтрәхимова, Шыкча мәктәбенең 4 нче сыйныф
укучысы Альбина Кәримова һәм Шыкча авылының "Шытыр-шатыр”(җитәкчесе
Г.Габдуллин) фольклор ансамбле чыктылар. Күргәзмәгә куелган рәсемнәрне жюри
күзлеге аша педагогия фәннәре кандидатлары О.А.Бакиева, З.И.Теплова һәм
шәһәрнең 90 нчы мәктәбенең рәсем дәресләре укытучысы Л.Ф.Перцева карадылар. Бу
бәйгедә Ильнара Мөхәммәтҗанова, Диана Мөхәммәдиева ("Созвездие» Ямбай балалар
йорты), Искәндәр Абдуллин (Талымхан), Илфат Хәбибуллинның (Яркәү районы, Яңа
Кәешкүл) эшләренә югары бәя бирелде. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, бүләкләр
һәм, шунысы да бик мөһим, катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.
Рафаэль Галимҗан улы әйтүенчә, сайлап алынган рәсемнәрне Тубыл шәһәренең 15 нче
мәктәбендә урнашкан милли музейга урнаштырачаклар. фестивальдә тәкъдим ителгән
дәресләр, дәрестән тыш чараларны һәм укучылар рәсемнәрен туплап җыентык
чыгарылачак. Шулай ук Р.Гадеев әлеге фестивальне үткәрүдә ярдәм күрсәтүчеләр
һәм килүчеләрнең барысына да рәхмәтен белдерде.
Р.КАНГАЗИНА.
|