"Этнос” ижади үсеш һәм гуманитар
белем бирү үзәге хезмәткәрләре 15 еллык юбилейларын Төмән шәһәренең "Торфяник”
мәдәният сараенда зал тулы халык җыеп бик зурлап бәйрәм иттеләр. Чараны уздырыр
өчен күп көч түгелгәне матур итеп бизәлгән бинага килеп керү белән үк күзгә
бәрелде. Фойеда укучыларның кул эшләреннән торган күргәзмә оештырылган, төрле
милләтләр телендә җырлар яңгырый, әйләнәдә дуслык-татулык, бер-береңә олы
хөрмәт күрсәтү хөкем сөрә иде. Бу күренешкә хозурланып олырак яшьтәге кунаклар
үзләрен Советлар Союзы чорына кайтып
кергәндәй хис иттеләр. Чынлап та, һәр мизгел төптән уйланылган, алып баручылар
да баштан ахырына кадәр тантаналы төсне югалтмыйча, үз вазифаларын югары
дәрәҗәдә башкардылар. Башта тамашачыларга үзәктә эшләүче педагогларның башкарган
хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан видеоролик тәкъдим ителде. Аннары
сәхнәгә әлеге үзәкне булдырып, аны бүгенге чәчәк атучы хәлгә китерер өчен күпме
көч куйган, сәламәтлеген, 15 ел гомерен биргән олы җанлы, шул ук вакытта үзе
бик нәфис тә булган ханым – Венера Ивановна Хәйруллина чыгып, килүчеләрне
сәламләде, изге теләкләрен юллап, рәхмәтен белдерде. Чарага юбилярларны
тәбрикләргә өлкә һәм шәһәр Думасы депутатлары, милләтләр эшләре комитетыннан,
өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләреннән, өлкә татар Конгрессыннан
вәкилләр, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре килделәр. Өлкә
Думасы депутаты С.Медведев фидакарь хезмәт күрсәтүче педагоглар Р.Фәйзуллина
белән М. Хөснетдиновага Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук педагоглар:
Н.Гайнельянова, Р.Төлмәтова, Р.Халикова, А.Рамазанова өлкә милләтләр эшләре
комитетының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Кунаклар котлау сүзләрен җиткергән
арада үзәктә туган телләрен өйрәнүче төрле милләт балалары сәхнәгә чыгып матур
шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр, җырлар башкардылар. Килгән халык чарадан
зур канәгатьлек кичереп таралды.
Р.КАНГАЗИНА.
|