12 нче май - бөтендөнья шәфкать туташлары көне
Нинди һөнәр сайлап алу мәсьәләсе Рауза Хәлил кызы
Мөхәммәтчина каршында беркайчан да тормаган. Балачактан медицина өлкәсендә
эшләргә хыялланып үскән кыз, мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина училищесына
укырга керә. Бүген инде ул 30 ел стажлы
югары категорияле шәфкать туташы, Төмәннең 17 нче поликлиникасында үз эшен
яратып, күңел биреп эшли, коллективта абруй казанган шәхес.
- Төмәндә туып үстем. Әтием - Хәлил Зөлкәрнәй улы Яркәү
районы, Калым авылыннан, әнием – Фәрвәз Кадыйрҗан кызы Түбән Тәүде районы,
Бухариннан. Яркәү районы, Тәүде авылы егете Ришат Кәрим улы белән тормыш
коруыбызга 30 ел тулды. Тормыш иптәшем озак еллар «Комплектмонтаж» оешмасында электр монтажчы
булып эшли. Рәмис һәм Дамир исемле егетләр тәрбияләп үстердек. Рәмис
Хабаровскида элемтәчеләр гаскәрендә, Дамир Чечняда (спецназ) хезмәт иттеләр.
Армиядән безгә командирларыннан Рәхмәт хатлары килеп торды, моннан да зур
шатлык бармы икән ата-анага. Хәзерге көндә олы улыбыз ГИБДД да эшли. Кече
улыбыз Дамир югары уку йортын тәмамлады,
юрист, хәзер судта - пристав. Икесе дә гаиләле. Киленнәребез - Лилия һәм Настя ягымлы, кешелекле, тырыш
кызлар. Ирем Ришат әниемне бик хөрмәтли, олылый. Ул буыннан-буынга килгән
тәрбиядер, моның өчен бик куанам.
Төмән медицина училищесын 1981 елны тәмамладым. Башта
участок шәфкать туташы булып 10 нчы поликлиникада эшләдем. 6-7 ел биредә хезмәт
иткәннән соң, яңа фатир алгач, уникенчегә күчтем. Монда 9 ел эшләдем, аннары
безне 14 нче поликлиникага күчерделәр. Хәзерге көндә 17 нче поликлиникада
эшлим. Бу - гаилә поликлиникасы дип атала. Андыйлар шәһәрдә икәү генә. Монда
гомуми практика табиблары эшли. Сабыйны бала табу йортыннан алып кайтканнан
бирле өйләренә йөри башлыйбыз. Әбиләрне дә, бабайларны да карыйбыз, аларга
өйрәнеп калабыз. Бер яктан шунысы яхшы - барлык гаиләләрне, аларда кемнәр
яшәвен беләбез. Икенче яктан, кышын
өлкәннәр дә, балалар да бер чиратта торулары уңайсыз. Коллектив әйбәт,
хәзер кечерәйде. Баш медсестра – Ф.Д.
Сәмигуллина, өлкән медсестра – С.С.Камалеева. Эшемә бирелеп эшләгәнгәдер,
ашкынып барам, - дип безгә Рауза Хәлил кызы сөйләде.
Чибәр, тыйнак, гадел Рауза ханым тормыш иптәше һәм
балалары турында горурланып олы мәхәббәт белән сөйләде. Нинди тату гаилә икәне
шуннан күренә. Шәфкать туташы булу җиңел эш түгел, аеруча хәзерге заманда. Аңа
сабырлык, уңышлар, гаилә бәхете телибез, ул моңа тулысынча лаек.
Д. ФӘХРЕТДИНОВА.
|