Төмән районы, Ямбай
почта элемтәсе бинасы авылның
нәкъ уртасында, мәчеткә каршы урнашкан.
Монда Россия саклык банкы филиалы да
урын алган. Почтада бер җитәкче һәм өч хат ташучы халыкка хезмәт
күрсәтә.
Без почтальон Зөлфия Рәис кызы Туйчинадан авыр,
шул ук вакытта четерекле, җаваплы эше турында сораштык.
- Биредә 2002 елдан бирле эшлим. Хезмәтем үземә ошый.
Турай белән Ямбай халкына газета-журналлар, пенсия һәм башкасын таратабыз. Ике авылда 230дан
артык пенсионер яши. Мин Турайда торам, көн саен йөреп эшлим. Якташлар
газета-журналларга яхшы язылалар, бездә льготалы язылу да бар. Милли газетабыз
"Яңарыш”ны яратып укыйбыз. Ике авылда аны 200гә якын кеше алдыра. Газета эчтәлекле, аннан яңалыкларны
һәм башкасын беләбез. Гомумән, яше-карты газетаны көтеп ала.
Әтием - Рәис Ураз улы совхозда терлекче булып эшләде.
Әнием – Фәһимә Фәттах кызы Ямбайда озак еллар шәфкать туташы вазифасын үтәде. Биш
бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер оныкларына шатланып яшиләр. Тормыш иптәшем Равис
белән ике кыз үстердек, берсе инде кияүдә.
Почта хезмәткәренең эше катлаулы. Хәзерге заманда яңа
ысуллар, үзгәрешләр кертелә. Якташлар белән бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп
яшибез, шуңа күрә эшлисе дә җиңелрәк, - дип Зөлфия Рәис кызы бәян итте.
Почта хезмәткәрләре газеталарны кичектермичә җиткерәләр,
шуның өстенә халыктан ут, су, газ, телефон өчен коммуналь түләүләрне кабул
итәләр. Якын киләчәктә дә тик шатлыклы
хәбәрләр генә китерүләренә ышанабыз.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|