Бер уйласаң, фотога төшерүдән дә
җиңел эш юк кебек. Сыйфатлы аппаратура булу җитә — бер секунд һәм менә ул, сиңа
кирәкле кабатланмас мизгел туктатылган. Ләкин һәр өлкәдә дә осталар булган
кебек, фотога төшерүнең дә бөтен нечкәлекләрен тоя белүчеләр бар. Фотограф аучы
кебек кирәкле кадрны сакларга тиеш. Ә инде матбугатта эшләүче фотографларга бу
аеруча әһәмиятле. Материалның никадәр халыкка кызыклы булуы алар төшергән
фоторәсемнәргә дә бәйле. "Сельский труженик” газетасы фотохәбәрчесе Зиннур
Әсхәт улы Чанбаевка фотога төшерү балачактан ук таныш. Ул елларда кем генә
"җенләнмәгән” икән бу серле шөгыль белән?! Аның да "Вилияавто”, аннары "Зенит”
кебек фотоаппаратлары була.
Ләкин тормыш йөген тартыр өчен ул
агроном һөнәрен сайлап, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Баеш егетенә
җиңел бирелә монда уку, югары белем алып, "Дубровное” совхозына эшкә кайта.
Аннары Германиядә хезмәт итә, «Сельхозтехника»да комбайнчылар цехы начальнигы
вазифасын башкара. Газетада фотохәбәрче булып эшләгәндә аны районда
эксперт-криминалист җаваплы хезмәтен үтәргә чакыралар. Әсхәт Чанбай улы, алган
һөнәре белән дә күпмедер уртаклыгы булганга, риза була һәм эчке эшләр
органнарына 20 ел гомерен багышлый. Шул еллар эчендә өлкә эчке эшләр идарәсе
Мактау грамотасы, 15ләгән мәртәбә акчалата премия, 9 ведомство медале, җәмәгать
тәртибен саклаганда активлыгы өчен министрлык һәм хөкүмәт бүләкләре белән
бүләкләнә. Аннары лаеклы ял көтә аны.
Исән-сау кеше тик утыра аламыни? Юк,
әлбәттә. З.Чанбаевны хәрби комитетка чакыралар, эш тәкъдим итәләр. Ләкин аның
күңеле иҗатка тартыла – район газетасына фотохәбәрче булып урнаша ул. Менә инде
ике еллап райондагы чаралар, авылларга сәяхәтләр Зиннур Әсхәт улыннан башка
үтми. Аның фотоаппаратыннан чыккан сыйфатлы рәсемнәр газета битләрен бизи.
Матбугат — җәмгыятьнең көзгесе. Ә
журналист — аның намусы. Шул намусны саклап, эшеңне лаеклы башкаруыңны телим,
Зиннур Әсхәт улы!
Г.ВӘЛИЕВА.
|