Соңгы вакыт теле-радиотапшыруларда, газета битләрендә
педофиллар, балаларга карата җинаятьләр
турында еш сүз алып барыла. Нәрсә соң бу? Җәмгыять шул кадәр дә кыргыйланды,
психикасы авышкан кешеләр елдан-ел артамы соң әллә? Бу сораулар һәркемне борчый
башлагандыр. Нәкъ менә шундый җинаятьләр турында сөйләште журналистлар РФ
Тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Әнвәр
Марсил улы Әхмәтҗанов белән.
Әнвәр Марсиль улы идарәдә мондый төр җинаятьләр аерым
күзәтү астында, дип хәбәр итте. Ләкин педофилларның саны кинәт үсте, дип
әйтергә, шау-шу күтәрергә сәбәпләр юк, дип белдерде ул. Алар элек тә булган.
Тик соңгы вакыт дәүләт тарафыннан бу проблемага игътибар арткан, алар турында
күбрәк сүз алып барыла башлаган. Ата-аналар, матбугат белән бергәләшеп эш итеп
кенә бу явызларның теләкләрен тормышка ашырмаска мөмкин. Кузгатылган җинаять
эшләренең саны да стабиль. Быелның беренче кварталында балаларга карата көчләү
кулланган өчен 6 җинаять эше буенча тикшерү башланган. Ә менә апрель аенда
аларга тагын бишәү өстәлгән. Бүгенге көндә барысы да ачылган, җинаятьчеләр
тотылган.
- Ата-аналарның балаларга карата җылы, аңлы мөнәсәбәте,
игътибары гына аларны бу мәрхәмәтсез затлардан коткарып кала ала. Балигъ булмаган
бала өчен дүрт "ЮК” булырга тиеш:
- чит машиналарга утырмаска,
- әти-әни исеменнән сүз алып барсалар да, ят, белмәгән
кешеләр белән сөйләшмәскә, аларга иярмәскә,
- мәктәптән кайтканда бер кая да тоткарланмаска, уйнап
калмаска,
- караңгы вакытта урамда йөрмәскә.
- Ә инде чит кешегә ишек ачмаска, аларны өйгә кертмәскә
кебек тәртипләр һәр балага кат-кат әйтелергә тиеш, - дип сөйләде полковник. -
Начар кешеләр капкынына күбрәк гаиләдә игътибар җитмәгән сабыйлар эләгә. Шуңа
да аларны язмыш кочагына тапшырып, эш дип кенә яшәмәгез, нәтиҗәсе аяныч
тәмамлануы бар.
2011 нче елда өлкәбездә тикшерү идарәсе һәм балалар
хокукы буенча вәкил арасында бергә эш алып бару турында Килешү төзелгән, аның
нәтиҗәсе булып "Бала бәлага юлыкмасын өчен” дигән белешмәлек әзерләнә. Анда
мондый юллар бар: "Беренче кагыйдә: бала белән ешрак сөйләшегез, кечкенә
генә проблеманы да бергә хәл итәргә тырышыгыз. Яраткан уенчыгы ватылган икән,
бергә кайгырыгыз, булышырга омтылыгыз. Юлда яки фильм арасындагы реклама вакытында
гына сөйләшү җитә дип уйламагыз. Аңа һәрвакыт игътибар кирәк.
Еш кына безнең бала белән сөйләшү аңа акыл өйрәтүгә генә
кайтып кала. "Бүген нишләдегез?” кебек сорауны бирүгә, без аның турында онытып,
башкага күчәбез, бала җавабын ишетмибез дә. Аның үскән саен, үзен ишетмәүләрен
күреп, җавабы кыскара, дәшми башлый.
Сез аны игътибар белән тыңларга гына түгел, ә җавапларын
анализларга, нинди китап укыганын, нинди фильмнар караганын, музыка тыңлаганын
белергә тиеш. Шунда гына аның сездән бернәрсә дә яшермәвен, сезгә ышанганын
күрерсез.
Икенче кагыйдә: саклану чараларын үзегез дә истә тотыгыз.
Безнең белешмә:
Ә.М.Әхмәтҗанов 1972 нче елда туган. Казан дәүләт
университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң, Татарстан Республикасы
(ТР) прокуратурасы органнарында төрле тикшерү эшләрен башкара. Аннары
тырышлыгы, үзен яхшы яктан күрсәтүе нәтиҗәсендә шактый тәҗрибә туплаган Әнвәр
Марсил улын РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең аеруча
әһәмиятле эшләрне тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. 1996, 2003, 2005
нче еллардагы хезмәте өчен ул иң яхшы тикшерүче исемен ала һәм РФ Генераль
прокуроры приказы белән исемле Макаров пистолетын тапшыралар үзенә, дәрәҗәле
медальләр аның күкрәген бизи. Ә инде 2009 нчы елда Төмән шәһәренең тикшерү
бүлеге прокурор-криминалисты булып эшләп китә, күп кенә катлаулы җинаятьләрне
ачуда катнаша. Үткән ел юстиция полковнигына РФ Тикшерү комитетының Төмән
өлкәсе буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын тәкъдим итәләр.
Хәзер балаларга карата җинаятьчелекне ачуда, булдырмас өчен кисәтүдә тырышып
эшли.
Г.ВӘЛИЕВА.
|