Ап-ак халат кигән апаларга Рәйсә бала чагыннан
ук кызыгып карый иде. Гадәттә күп балалар медицина хезмәткәрләрен, әллә укол
кадаганга, нигәдер яратмыйлар, хәтта алардан куркалар. Рәйсәгә авыруларны
терелтә алучы бу затларның ниндидер серләре бар кебек тоела. Мәктәпне
тәмамлагач, бер дә шикләнмичән, Рәйсә Әнвәр кызы Исхакова медицина училищесына
укырга керә. 1985 нче елдан бирле Вагай районының Казанлы медпунктында намуслы
хезмәт күрсәтә. Аны монда бик яраталар. Көн дисеңме, төн дисеңме аның яныннан
кеше өзелми, һәрвакыт хәленнән килгән кадәр булышырга омтыла. Кирәк булса, Тугыздан
ашыгыч ярдәм чакыртып, авыруны үзе Вагайга алып китә. Утыз елга якын җыйган
тәҗрибәсе, авылда бердәнбер фельдшер буларак, төрле чирләрне дәваларга нык
ярдәм итә. Р.Исхакова бик тиз авыл халкының ихтирамын, абруен яулый. Акыллы,
тәртипле, саф күңелле, уңган, оста белгеч, яхшы ана, тормыш иптәше буларак,
авыл халкы өчен үрнәк ул.
Утын белән җылытыла торган, уңайлыклары да
чикле булган элекке мәктәп интернаты бинасында урнашкан медпунктны тиздән авыл
халкы күптән көткән модульле фельдшер-акушерлык пункты алыштырыр дип
өметләнәбез. Сәламәтлек саклау өлкәсендә үзгәрешләр булып, хезмәткәрләр
кочак-кочак кәгазь тутырудан арынырлар дип ышанабыз.
Әлегә Рәйсә ханым ире Нуретдин ярдәмендә аз
гына эш хакына авылдашларының рәхмәт сүзенә, җылы карашларына шатланып эшли
бирә.
Бер кызы да үз юлын сайлаган, берсе – юрист,
кечкенә уллары әле мәктәптә белем ала.
Г.ВӘЛИЕВА.
|