|
Всего материалов в каталоге: 437 Показано материалов: 91-100 |
Страницы: « 1 2 ... 8 9 10 11 12 ... 43 44 » |
8 нче ноябрь кљнне Россиянећ Азия љлеше
мљселман дини идарђсенећ Тљмђн казыяты вђкиллђре Корбан гаетенђ багышлап акция
њткђрделђр.
Иман |
Просмотров: 477 |
Добавил: Zul4itai |
Дата: 17.11.2011
|
|
Мђктђпнећ актлар залы
кунаклар, катнашучылар белђн шыгрым тулы иде. Бђйгенећ тантаналы љлеше сђхнђлђштерелгђн књренештђн башланды. Мђктђп
укучылары татар халкыныћ бай традициялђрен књрсђтеп, милли бђйрђмнђребезне искђ
алып кунакларны сђламлђделђр, ”Туган тел”не
залда утыручы тамашачылар белђн бергђ башкардылар. Сайланган дђрђќђле
жюри рђисе С.З.Хисмәтуллин, љлкђ мђгариф департаменты белгече О.Ф.Гроо, љлкђ татар Конгрессы мђдђният департаменты ќитђкчесе
В.С.Ташкалова, жюри ђгъзалары -
педагогия, филология фәннәре
кандидатлары, доцентлар - К.С.Садыйков,
Р.Г.Гадиев, М.С.Хәсәнова, М.А.Сагидуллин, тарих фәннәре кандидаты, доцент
З.А.Тычинских, филология фәннәре
кандидаты, Төмән районының Шыкча урта мәктәбе туган тел укытучысы
Г.Х.Муллачанова кунакларны котладылар һәм ућышлар телђделђр.
|
«Телевидение»
дигән иркен киңлектә эш итәсе бер дә җиңелләрдән түгел. Анда әйтәсе сүзеңне
яхшылап уйлау белән бергә, экраннан биреләсе сурәтнең караучы күңелен җәлеп
итәрлек булуы турында кайгыртырга кирәк. Кыска гына вакыт эчендә тулы, мәгънәле
фикер белдереп, аны күрсәтеп өлгерү дә сорала. Үзебезнең "Очрашулар” тапшыруы
алып баручылары белән таныш инде газета укучыларыбыз. Ә менә иң элек "Тюмень:
инструкция по применению” тапшыруы аркылы танылып өлгергән, хәзер ТНТ каналының
"Shopping-гид” проектында уңышлы эшләүче Лилия Ганиеваны башкалабыздагы сәүдә үзәкләре, бутиклар,
аш-су, күңелле ял итү, төрле хезмәт күрсәтү оешмаларының эшчәнлеге турында
кызыклы мәгълүматлар эзләүчеләр яхшы беләләрдер. Без аның белән яхшырак танышу
өчен үзе белән очрашырга булдык.
|
Бу
көннәрдә Төмәннең Нефтяник поселогында
урнашкан 127 нче балалар бакчасында "Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү
үзәгенең татар теле укытучысы Регина Рифкать кызы Халикова "Көзге сәяхәт”
исемле ачык дәрес үткәрде. |
Сентябрь аенда Төмән дәүләт
университеты каршында оештырылган "Әмәл” яшьләр иҗат студиясе Ялта шәһәрендә
үткән ”Көнчыгыш базары” халыкара телевизион-эстрада фестивалендә катнашып
кайтты. Сәфәрләре турында тулы мәгълүматны иҗат студия җитәкчесе Максим
Александр улы Сагидуллиннан алдык. "Фестиваль югары дәрәҗәдә оештырылып,
Бельгия, Чехия, Италия, Төркия, Грузия һәм бик күп башка илләрдән килгән
профессиональ эстрада җырчылары ярыштылар.
|
Соңгы вакытта Төмән
тамашачысын үзенең моңлы җырлары белән куандыручы егетне өлкәдә үткән чараларда
еш очратырга туры килә. Бу арада бигрәк тә Салаватның «Кызыл миләш, кара
миләш» дигән җырын башкарганын онытылып
тыңлый халык. Яшь җырчыбыз белән газета укучыларыбызны да таныштыру максатында
алдан сөйләшеп, килешенгән урынга киттек. Безнең белән саф татарча сөйләшкән
егетебезнең Төмән шәһәрендә туып-үскәнен, шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә белем
алганын белгәч, үзенә, әти-әнисенә карата булган хөрмәтебез тагын да артты. Маратка
- 24 яшь.
|
Укытучылар көненә багышланган бәйрәм-концерт шәһәр татар мәдәният
үзәге җитәкчелегендә "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында үтте.
|
Көзнең иң матур чагы. Агачларның
яртысы саргайган, икенче яртысы әлегә яшел. Агачларның матурлыгына сокланасың.
Машинабыз асфальт юл буйлап җилдертә генә. Менә сәяхәтебезнең беренче татар
авылы – Кызылъяр. Без авылга керү белән туры мәктәпкә юнәлдек. Белем
учреждениесе бер катлы, агачтан эшләнгән, ишек алда эшчеләр таштан янкорма
салалар, ул җылы, бөтен уңайлыклы бәдрәф булачак. Мәктәп директоры Лариса
Владимировна Федорова һәм укытучылар ачык йөз белән безне каршы алдылар. Бина
якты, коридор стенасына стендлар эленгән. Без директор белән мәктәпнең бүгенге
хәле турында әңгәмә кордык. |
Кызылъяр мәктәбендә
математика дәресләрен 36 ел инде Вәсимә Сафиулла кызы Мурзина укыта. Ике
ел лаеклы ялда булуына карамастан, мәктәп администрациясе һәм ата-аналар
үтенече белән ул быел тагын укытырга 5, 7, 8 нче сыйныф укучыларын алган.
Тумышы белән Вәсимә Сафиулла кызы Вагай районы, Юрмы авылыннан. Тубыл
пединститутының физика һәм математика факультетын уңышлы тәмамлагач, яшь белгеч
юллама белән бирегә килә һәм озакламый тормышка чыгып, язмышын әлеге матур табигатьле,
олы йөрәкле, хезмәт сөйгән халык яшәгән авыл белән гомерлеккә дип бәйли.
|
Җәйге ялымда авылыма
кайткач, кем белән күрешсәм дә, алдан ук сөйләшеп куйган кебек, барысы да:
"Балалар уйный торган мәйданчыкны барып күрдеңме?”, "Аэропортыбыз
күрсәткечләрен буяп куйдык, самолетта очканда хәзер авылыбыз ерактан ук күзгә
ташлана” яки "Мәчетебезгә дә нигез салынды...” дип сүз башлыйлар да, бүгенге
көндә авылның булган бар проблемаларын үз җилкәсенә алган Таһир Мөҗип улы
Сөләймановны чын күңелдән мактап, рәхмәтләрен газета аша җиткерүемне
үтенәләр.
|
|
Подписка |
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.
|
Cтатистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|