Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

АГАЧ - ЯФРАГЫ, КЕШЕ – ХЕЗМӘТЕ БЕЛӘН БӨЕК


Кызылъяр мәктәбендә математика дәресләрен 36 ел инде Вәсимә Сафиулла кызы Мурзина укыта. Ике ел лаеклы ялда булуына карамастан, мәктәп администрациясе һәм ата-аналар үтенече белән ул быел тагын укытырга 5, 7, 8 нче сыйныф укучыларын алган. Тумышы белән Вәсимә Сафиулла кызы Вагай районы, Юрмы авылыннан. Тубыл пединститутының физика һәм математика факультетын уңышлы тәмамлагач, яшь белгеч юллама белән бирегә килә һәм озакламый тормышка чыгып, язмышын әлеге матур табигатьле, олы йөрәкле, хезмәт сөйгән халык яшәгән авыл белән гомерлеккә дип бәйли. 1987 нче елны үтә дә җаваплы, тырыш, кыю йөрәкле педагогка җитәкче вазифасын тапшыралар. Һәм ул коллегалары ышанычын 2005 нче елга хәтле югары дәрәҗәдә башкара. Шушы елларда күрсәткән фидакарь хезмәте аның Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бәяләнгән. Вәсимә Сафиулла кызы бүгенге көндә яңа технологияләргә таянып эш итүе җиңел, дип әйтсә дә, күңеле советлар чорындагы пионер, комсомол оешмалары белән эшләгән вакытларга сагына икән. "Ул чакта белемгә омтылыш зур иде”, - ди ул. Әнә бит, күпме укучысы аның фәненә гашыйк булып, яраткан укытучыларының һөнәрен сайлаганнар. Алар: Зөлфия белән Клара Сөнгатуллиналар, Мәнзилә Колмәтова, Мәүлидә Замалова, Лилия Мөхетдинова, Лариса Мурзина һ.б. Бүгенге көндә дә математика дәресенә күп игътибар бирүче укучылары бар, мәсәлән, 5 нче сыйныфтан - Розалина Шафикова, Роксана Корманова, Филүзә Вафина; 8 нче сыйныфтан - Алисә Юсупова белән Ринада Решетникова. Вәсимә Сафиулла кызы махсус белгеч булмау сәбәпле, берничә ел татар һәм немец телләрен дә укытып алган. Бу мисал ук аның тирән белемле, бай рухи дөньялы чын педагог икәнлеген күрсәтә. Әлеге исемгә тугрылыклылыгын ул имтиханнарда укучылары ирешкән югары нәтиҗәләре белән дәлилли.

Р.КАНГАЗИНА.

 

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (29.09.2011)
Просмотров: 558 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz