Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

УКЫТУЧЫЛАР ЧӘК-ЧӘК БЕЛӘН СЫЙЛАНДЫЛАР

Әлеге чара өлкә татар Конгрессы һәм "Яшь буын” өлкә яшьләр оешмасы ярдәме белән оештырылган "Чәк-чәк пати” бәйгесен үз эченә алып, бәйрәмгә килүчеләрнең ялларын тагын да кызыклырак, күңеллерәк итте. Кунакларны милли киемдәге яшьләр чәчәкләр, ә гармунчы Әбүзәр Миннебаев татар моңнары белән каршы алдылар. Бинаның икенче катында бәйгедә катнашучылар пешереп алып килгән чәк-чәкләрен тәкъдим иттеләр. Чараны алып баручы Лариса Насыйбуллина тамашачыларны аш-су осталары белән таныштырып, һәрберсенә сүз бирә барды.Төмән шәһәреннән килгән Фаина Канзафарова чәк-чәк пешерергә моннан 15 ел элек, зур киявен һәм кодагыйларны каршы алырга кирәк булгач, өйрәнгән. Каскара поселогыннан килгән, бүгенге көндә совхозда сыер савучы булып эшләүче Гөлфинә Мөкминова чәк-чәген үзенең оныклары белән җырлап, шигырьләр сөйләп тәкъдим итте. "Яңарыш” хезмәткәре Наилә Сафиуллинаның чәк-чәге формасы, тәме, күпереп торуы белән кибеттә сатыла торган төче кукуруза кисәкләрен хәтерләтте. Камыры гадәти рецепт буенча әзерләнсә дә, мондый сыйфатлы чәк-чәк пешерер өчен зур ихтыяр көче таләп ителүен әйтте ул, чөнки аны пешерү ысулы бик тә катлаулы икән. Төмән районы, Акъяр авылыннан булган - гомер буе пешекче булып эшләгән Зөлфирә Сергеева белән авылдагы бер чара да аның тәмле бәлеш, токмач, бавырсакларыннан башка үтмәгән, аш-суга оста хуҗабикә - Әминә Атауллинага ярдәм итәргә "Акъярлы” ансамбле җырчылары килделәр. Әминә апа әйтүе буенча, һәр ашны күңел биреп пешерергә кирәк, шул чакта гына ул тәмле була, һәм ашаучыларга сәламәтлек, күтәренке кәеф, күңел тынычлыгы бирә. Остабикәләрнең уңганлыкларына төгәл бәя бирү процессы, бәйрәм уңаеннан, укытучыларга тапшырылды. Алар чәк-чәкнең һәркайсын тәмләп, үзара анализлап, ошатканнарына үз тавышларын бирделәр. Татар халкының бәйрәм өстәле алиһәсе - иң оста пешерүче дип бертавыштан Н.Сафиуллина билгеләнде. Ә.Атауллина белән З.Сергеева икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Шушы бәйгедә ООО "Ватрушкин” кафесы хезмәкәрләре камырдан әзерләнгән төрле ризыклар күргәзмәсе оештырдылар. Тәнәфес вакытында "Яшь буын” оешмасы яшьләре кунакларны баллы чәк-чәк белән сыйладылар. Аннары халыкны концертлар залына, шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары һәм Төмән районы, Талымхан авылында озак еллар балаларны җыр-биюгә, музыка коралларында уйнарга өйрәтүче остазлар Гөлнур Хәкимова белән Ислам Сафин җитәкләгән "Күңелле Янтык” һәм "Барбарис” ансамбльләре катнашкан күркәм концертны карарга чакырдылар.

Р.КАНГАЗИНА.

 

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (13.10.2011)
Просмотров: 1104 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz