Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

КЫЗЫЛЪЯР МӘКТӘБЕНЕҢ БҮГЕНГЕ ХӘЛЕ


Көзнең иң матур чагы. Агачларның яртысы саргайган, икенче яртысы әлегә яшел. Агачларның матурлыгына сокланасың. Машинабыз асфальт юл буйлап җилдертә генә. Менә сәяхәтебезнең беренче татар авылы – Кызылъяр. Без авылга керү белән туры мәктәпкә юнәлдек. Белем учреждениесе бер катлы, агачтан эшләнгән, ишек алда эшчеләр таштан янкорма салалар, ул җылы, бөтен уңайлыклы бәдрәф булачак. Мәктәп директоры Лариса Владимировна Федорова һәм укытучылар ачык йөз белән безне каршы алдылар. Бина якты, коридор стенасына стендлар эленгән. Без директор белән мәктәпнең бүгенге хәле турында әңгәмә кордык.

- Лариса Владимировна, яңалыклар, алдагы планнар турында берничә сүз әйтеп китмәссезме?

- Без төп гомуми белем бирү мәктәбе дип аталабыз. Быелгы уку елында 49 баланы 9 укытучы укыта. Укучылар Усть-Тәүде станциясе, Уба (Малые Есаул) авылларыннан килеп укыйлар, аларны Плеханово базалы мәктәп автобуслары йөртә. Быел беренче сыйныфка 2 укучы керде, укытучылары – Алсу Самир кызы Хәлитова. 9 сыйныфны 4 малай тәмамлады, барысы да училищеларга урнаштылар.

Башлангыч сыйныфлар 2100, югары сыйныфлар традицияле программа буенча укыйлар. Китаплар җитәрлек. Компьютер классы техника белән җиһазландырылган. Дәресләрдә интернет тоташтырылган ноутбук кулланабыз.

- Өлгереш ничә процент? Җәйге ялларны ничек үткәрдегез?

- Өлгереш – 42 процент. Имтиханның яңа формасыннан (ГИО) - математикадан өлгереш - 50, рус теленнән -70 процент булды.  Мәктәп этник культура компонентлы. Татар теле 2 сәгать укытыла. Балаларда туган телгә, татар мәдәниятенә, тарихына  мәхәббәт тәрбияләүне беренче урынга куябыз.

Җәен мәктәп каршында ике смена балалар лагеры эшләде. Беренче сменага - 26, икенчесенә 33 бала йөрде. Икенче смена аз керемле гаиләләрнең сабыйлары өчен оештырылды.

- Мәктәп уңышлары турында да сөйләп китмәссезме?

- Былтыр район күләмендә "Яркәү районының иң яхшы мәктәбе” конкурсында катнашып, "Иң яхшы төп гомуми белем бирү мәктәбе " номинациясе буенча беренче урынны алдык. Спорт эшләре буенча да районда кубок яуладык. Спорт залыбыз булмаса да, барлык спорт ярышларында катнашып призлы урыннарга лаек булабыз. Физик культурадан укучыларны тәҗрибәле тырыш укытучы Сәлиха Хисам кызы Аширбакиева укыта. Районда халык биюләре буенча 1-2 урыннарны алдык. Мәктәптә хореография түгәрәге эшли. Төмәннән әнисе белән биюче Алинә Әнәс кызы Кучумова килеп укучыларны биергә өйрәтәләр. Мәктәптә хәзерге көндә Төмән дәүләт университеты татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 5 нче курс студенты Гөлназ Альберт кызы Юсупова практика үтә. Тырыш, акыллы, максатчан кыз.

Коллектив иҗади. Укытучылар 20 еллык стажлы, берсе генә яшь. 6 укытучы югары белемле.

Бәйрәм уңаеннан өлкәбезнең барлык укытучыларын бәйрәм белән тәбриклим. Авыр хезмәтләрендә түземлек, уңышлар телим.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләсе елларга да шулай очрашырга язсын.

Без юлыбызны дәвам итеп Плеханово авылына кузгалдык.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

 

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (29.09.2011)
Просмотров: 536 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz