Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

"Shopping-гид" әйдәүчесе


«Телевидение» дигән иркен киңлектә эш итәсе бер дә җиңелләрдән түгел. Анда әйтәсе сүзеңне яхшылап уйлау белән бергә, экраннан биреләсе сурәтнең караучы күңелен җәлеп итәрлек булуы турында кайгыртырга кирәк. Кыска гына вакыт эчендә тулы, мәгънәле фикер белдереп, аны күрсәтеп өлгерү дә сорала. Үзебезнең "Очрашулар” тапшыруы алып баручылары белән таныш инде газета укучыларыбыз. Ә менә иң элек "Тюмень: инструкция по применению” тапшыруы аркылы танылып өлгергән, хәзер ТНТ каналының "Shopping-гид” проектында уңышлы эшләүче Лилия Ганиеваны башкалабыздагы сәүдә үзәкләре, бутиклар, аш-су, күңелле ял итү, төрле хезмәт күрсәтү оешмаларының эшчәнлеге турында кызыклы мәгълүматлар эзләүчеләр яхшы беләләрдер. Без аның белән яхшырак танышу өчен үзе белән очрашырга булдык.

 

Мөлаем, сөйкемле татар кызы аз гына вакыт эчендә шактый зур уңышларга ирешкән, тапшыруның редакторы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Кыскасы, сүзне үзенә бирик.

- Лилия, хәзерге кеше үзен телевиденидән башка күз алдына да китерә алмый. Телевидение төрле функцияләр башкара: мәгълүмати, танып белүгә ярдәм итү, белем бирү, кызыклы-мавыктыргыч һәм башкалар. Сезнең канал кайсысын үзенә максат итеп алган?  Тапшыруыгызның төп мәгънәсе нәрсәдә?

- Без төрле проектлар белән шөгыльләнәбез. ТНТ каналы ял иткәндә карау өчен кызыклы тапшыруларга бай. Без кешеләргә файдалы мәгълүмат бирергә тырышабыз, ләкин аны җиңел, уңайлы формада тәкъдим итү – безнең төп максат. Кеше кичен арып эштән кайта – аның уйландыра торган фикерләрне эшкәртергә хәле юк, ә без аларны матур "төргәк”кә төреп, җайлы гына итеп җиткерү ягын кайгыртабыз. Хезмәт юлымны башлаган, шунда чыныгу алган "Тюмень: инструкция по применению” тапшыруы мәгълүмати-мавыктыргыч форматта, уен формасында бирелсә, "Shopping-гид” бераз башкарак, ләкин аның эчтәлеге тагын да баетылган, файдалырак. Ул – шәһәр тауар һәм хезмәтләре турында видеобелешмә. Аның гидлары караучыны кибетләрдә яңа барлыкка килгән кием һәм башка кирәк-ярак, ресторан-кафелардагы ашамлыклар, кызыклы хезмәт күрсәтү урыннары белән таныштыралар.

Бер ара күрше каналда шәһәрнең йолдызлары турындагы "Без пафосов” тапшыруын алып барганнан соң, мине яңадан ТНТга чакырдылар һәм "Shopping-гид”ның редакторы урынын тәкъдим иттеләр, менә ике елдан бирле мин монда бу проектның эчтәлеге турында кайгыртам.

- Тапшыруга тамашачыны җәлеп итәр өчен нинди чаралар кулланасыз?

- Иң элек аны әзерләгәндә бар тырышлыгыңны, белемеңне эшкә җигәргә кирәк. Тамашачы экран аша синең энергетикаңны, фальшны сизми, диләр. Бу дөрес түгел. Әгәр син нәрсәне булса да эшләргә алынгансың икән, рәхим ит – аны җиренә җиткереп, үзең куйган югарылыкка җитәрлек итеп башкар инде. Ә алай-болай гына әзерләнгән материал уңыш казана алмый. Без һәр тапшыру алдыннан җыелышып фикер алышабыз, һәркемнең иң яхшы дип табылган тәкъдимнәрен истә тотып, җентекләп уйлап эшкә керешәбез. Шуның нәтиҗәсе дә булыр, бәлки, менә инде ике елдан бирле рейтинг буенча алгы рәтләрдә без.

- Рейтинг ничек билгеләнә?

- Рейтинг – безнең эшнең дәрәҗәсен, сыйфатын билгели торган иң әһәмиятле нәрсә. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең теге, яки бу каналга мөнәсәбәтен белү өчен махсус хезмәт бар. Кулыңа алган пультның төймәләрен баскан саен, синең хәрәкәтең компьютер системасында язылып бара һәм шуның нәтиҗәсендә каналлар, тапшыруларның рейтингы (тамашачының кайсына күбрәк игътибар биргәнлегенең саны) туа. Аның ярдәмендә кем кайчан нинди тапшыруны караган, нинди каналдан күпме вакытта күчкәнлеген белеп була.

- Тележурналист нинди булырга тиеш?

- Мин үземне журналист дип әйтәсем килми.  «Телевизионщик» дию якынрак миңа. Бу һөнәргә лаеклы булу өчен кызыксынучанлык, гел белемгә, нәрсәгә булса да ирешергә омтылу, аралашу осталыгы, тирән акыл кебек сыйфатлар таләп ителә. Һәм, иң әһәмиятлесе, эшең үзең өчен кызыклы булырга тиеш. Ул синдә кызыксындыру тудырмый икән – ташла да кит.

- Тапшыруларыгыз өчен кызыклы сюжетларны ничек табасыз?

-  Алар безнең әйләнә-тирәбездә, тик күрә белергә генә кирәк. Мәсәлән, мин каядыр кемнәрдер аралашканда балык-врач яки Гара Руфа дигән балык төре һәм алар ярдәмендә дәвалану мөмкинлеге турында ишеткән идем. Шуның безнең шәһәрдә дә барлыгын эзләп табып, якташларны таныштырырга була. Теманы җәелдереп, диңгез тозы, суүсемнәр турында өстәргә мөмкин. Менә шулай эзләнү нәтиҗәсендә сюжет туа. Тик телевидение өчен яхшы сурәт булу бик мөһим. Әгәр инде төшерергә уңайлы кадр юк икән, без бу идеядән баш тартабыз.

- Кайда туып-үсте икән инде бу тырыш кыз?

- Мин гадәти гаиләдә - әнием Әлфия һәм әтием Тәлгатьнең сөйкемле кызы булып Төмән шәһәрендә туганмын. Энем бар. Әби-бабаларым Татарстан ягыннан. Шуңадырмы икән, минем күңел гел Казанга омтыла иде. Кечкенә вакытта барганым булса да, әллә-ни тәэсирлэр сакланмаган. Менә быел иркенләп Казанның истәлекле урыннарын карап йөрергә, халкымның бөек тарихы, мәдәнияте белән танышырга вакыт таптым. Һәм чын-чынлап илһамланып, һәр мизгел белән ләззәтләнеп йөрдем. Нинди бай безнең мәдәният, искитмәле! Кызыксынуым тагын да артты гына.

Лилия җитәкләгән тапшыру 2009 нчы елда "ТНТның иң яхшы региональ телекомпаниясе” конкурсының «За инструкцию 2009» номинациясендә лауреат исемен яулаган. Җиңүгә сукмак алдан ук салынган: „Тюмень: инструкция по применению" 2005 нче елда да бу бәйгедә беренчелеккә ирешкән була. Афәрин, милләтемнең тырыш кызы, ак юл сиңа!

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (06.11.2011)
Просмотров: 589 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz