|
Всего материалов в каталоге: 437 Показано материалов: 11-20 |
Страницы: « 1 2 3 4 ... 43 44 » |
ТУБЫЛДА
26 нчы октябрьдә Корбан бђйрђме
Тубыл мђчетендђ гает намазы белђн башланды. Мђчет имамы Ибраһим хәзрәт Сухов
кунакларны бђйрђм белђн котлады. Ул Президент В.В.Путинныћ, премьер министр
Д.А.Медведевныћ, љлкђ губернаторы В.В.Якушевныћ котлау хатларын укыды, телђклђрен ќиткерде, вәгазь
сөйләде, хаќга китњче якташларыбызга изге гамђллђрен њтђп, исђн-имин кайтуларын
телђде. Быел шәһәрдђ корбанлык чалучылар саны књп булды.
Иман |
Просмотров: 588 |
Добавил: Zul4itai |
Дата: 02.11.2012
|
|
ТӨМӘНДӘ
Шәһәр һәм авылларда быел Корбан гаете төрле көндә үтте.
Кемдер алдан билгеләнгән вакыт буенча һәм кояш һәм айның торышы буенча да туры
килә дип 25ендә үк башлады, кайберәүләргә үзгәрешләр турында хәбәр вакытында
җитепме, шулай ук, Мәккәдә хаҗ кылучылар белән бергә булыйк, дипме 26 нчы
октябрь көнне гает намазына җыелдылар. Бәйрәм көннәрендә һәркем матур киенеп,
мәчеткә ашыкты, аннары дус-туганнарын кунакка чакырды. Авылларда борынгыдан
килгән гадәт буенча корбан ашына теләсә кем килә ала. Аеруча урамнар
бала-чагалар тавышына күмелә. Алар өйдән-өйгә кереп олы гает белән котлап
йөриләр, аннары, хуҗалардан бүләк алгач, "Курагыз тулы мал булсын!”, дип
рәхмәтләрен белдерәләр.
Иман |
Просмотров: 994 |
Добавил: Zul4itai |
Дата: 02.11.2012
|
|
Халкыбызның дини йолаларны үтәп, дини бәйрәмнәрне
ихластан үткәрүе елдан-ел күркәмләнә бара. Дингә тартылучыларның артуы
күңелләрне сөендерә. Катнаш милләтле авылларыбызда да мөселман йолалары һәм
бәйрәмнәре тиешенчә алып барыла. 28 нче октябрь көнне Боровой поселогында район
күләмендә Корбан бәйрәмен һәм мәчетнең 10 еллыгын зур оешканлык, күтәренкелек
белән билгеләп үттеләр.
Иман |
Просмотров: 714 |
Добавил: Zul4itai |
Дата: 02.11.2012
|
|
Мәктәп елларында һәр фестиваль-бәйгедә үзен сынап
караган, күпләгән призлы урыннар яулаган, сөйкемлелеге, йөзендә гел елмаю балку
белән аерылып торган Рада Глазырина исеме яхшы таныш газета укучыларыбызга. |
Төмән
өлкәсе көньягы муниципаль оешмаларының күпчелегендә 2012 елгы урып-җыю
кампаниясе тәмамланды. Икмәк уручы комбайннар "өйләренә” кайталар. Регионда
99,8% мәйдан бөртекле һәм кузаклы культуралар алынды. Амбарларга 1296, 6 мең
тонна сайлап алган яхшы сыйфатлы бодай салынды. Өлкәдә уртача уңыш гектарыннан
19 центнерны тәшкил итте.
|
Туй –
ул искиткеч матур күлмәк кигән кәләш белән үзенә бик тә килешеп торган костюм
сайлап алган кияү һәм аларның бәхетле елмаюлары.
|
27-31 нче август көннәрендә Казан
шәһәрендә 5 нче бөтендөнья яшьләр форумы булып узды.
|
Быел җәен көндезге лагерьлар Төмән өлкәсенең 500 гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшли. Аларга барлыгы 60 мең бала йөри. |
37 ел медицина өлкәсендә зур эшләр башкарган доктор Фатыйх Низамовның хезмәте бәяләп бетергесез. Үз
эшен бар күңеле белән яратучы бу ихтирамга лаек зат дәрәҗәле медицина
академиясенең хөрмәтле профессоры.
|
Соңгы елларда өлкә чик сакчылары һөнәри бәйрәмнәрен тагын да
зуррак, шаулап-гөрләп бәйрәм итәләр. Моңа Төмән шәһәренең Кырынкүл авылында чик
сакчылары аллеясы ачылуы да сәбәп булгандыр.
|
|
Подписка |
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.
|
Cтатистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|