Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

“ӘМӘЛ” КӨНЧЫГЫШ БАЗАРЫ”НДА КАТНАШТЫ

Сентябрь аенда Төмән дәүләт университеты каршында оештырылган "Әмәл” яшьләр иҗат студиясе Ялта шәһәрендә үткән ”Көнчыгыш базары” халыкара телевизион-эстрада фестивалендә катнашып кайтты. Сәфәрләре турында тулы мәгълүматны иҗат студия җитәкчесе Максим Александр улы Сагидуллиннан алдык. "Фестиваль югары дәрәҗәдә оештырылып, Бельгия, Чехия, Италия, Төркия, Грузия һәм бик күп башка илләрдән килгән профессиональ эстрада җырчылары ярыштылар. Концерт А.Пугачева, С.Ротару кебек танылган җырчылар чыгыш ясый торган Юбилей концертлар залында үтте. Төркиягә туры эфир булдырылып, фестиваль барышын 70 миллион халык күзәтте. Конкурс таләпләре буенча ике җыр алып бардык, берсе - җирле шагыйрь Булат Сөләйманов сүзләренә композитор-җырчы Хәсән белән Хөсәен Арангуловлар көен язган "Себер Гимны”, ә икенчесе - себер татар халкының "Алмагацның алына” дигән җыр булды. Аларны Зөлфия Речапова белән Салават Сабиров җырладылар. Форсаттан файдаланып, "Себер Гимны” җырының фонограммасын безгә бүләк иткән Арангуловларга рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә, әлбәттә, профессиональ җырчылар белән ярышасы авыр булды. Әмма төп максатыбыз - себер татарларының телен, мәдәниятен киң дөньяга таныттыру иде, шул ниятебезне үтәп, ял итеп, кешеләр белән аралашып кайтуыбызга бик канәгать без”, - дип сөйләде ул. "Әмәл” иҗат студиясенә беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмичә, халкыбыз җәүһәрләрен тамашачыга батыр җиткереп, югары үрләр яуласын дигән теләктә калабыз.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (30.10.2011)
Просмотров: 488 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz