Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Мәкаләләр

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНА АЛТЫН КӨЗ КИЛДЕ

Бу көннәрдә  Төмәннең Нефтяник поселогында урнашкан 127 нче балалар бакчасында "Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгенең татар теле укытучысы Регина Рифкать кызы Халикова "Көзге сәяхәт” исемле ачык дәрес үткәрде. 

Менә бәйрәмчә бизәлгән залга җитәкләшеп 6 яшьлек татар балалары керделәр. Берсеннән-берсе сөйкемле,  пөхтә, матур киенгәннәр.

Апалары сабыйларга  көз турында сораулар бирде, алар бик теләп җаваплар кайтардылар. Янәшәдә төрле төскә буялган яфраклары белән агач утыра. Бер бала чыгып яфрак өзәргә һәм нинди төстә икәнлеген әйтергә, шуннан соң уртага килеп сәнгатьле итеп көз турында шигырь сөйләргә тиеш иде. Шушы биремне алар дөрес, төгәл үтәделәр. 

 Эш беткәч, уйнарга да ярый, дип,  укытучы сабыйларга татар халык уены - "Биш пар”ны уйнатты. Алар - җитезләр, шаяннар, тапкырлар. Биергә кирәккәндә, сикереп-сикереп, матур итеп биеп тә күрсәттеләр.   Урындыкларга утыргач, апалары яшелчәләр күрсәтте, нәниләр туган телдә исемнәрен әйттеләр. Алар зал уртасына тезелеп "Дөньяда иң матур ил” җырын җырладылар. Балаларга карап акыллы, тәртипле, җыйнак булуларына игътибар иттек. Укытучыны бирелеп тыңлыйлар, татарча дөрес итеп сөйләшергә тырышалар. Регина Рифкать кызы ачык дәресне кызыклы, эчтәлекле үткәрде. Шушы сабыйлар мәктәпкә укырга керсәләр дә сынатмаячаклар. Туган телебезне яхшы белерләр, "4” һәм ”5” билгеләренә генә укырлар дип ышанабыз.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Zul4itai (06.11.2011)
Просмотров: 4366 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz