Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

СӘХИФӘБЕЗНЕҢ БҮГЕНГЕ ГЕРОЕ – МАРАТ ВӘЛИЕВ


Соңгы вакытта Төмән тамашачысын үзенең моңлы җырлары белән куандыручы егетне өлкәдә үткән чараларда еш очратырга туры килә. Бу арада бигрәк тә Салаватның «Кызыл миләш, кара миләш»  дигән җырын башкарганын онытылып тыңлый халык. Яшь җырчыбыз белән газета укучыларыбызны да таныштыру максатында алдан сөйләшеп, килешенгән урынга киттек. Безнең белән саф татарча сөйләшкән егетебезнең Төмән шәһәрендә туып-үскәнен, шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә белем алганын белгәч, үзенә, әти-әнисенә карата булган хөрмәтебез тагын да артты. Маратка - 24 яшь. Балачагы, каникуллары Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында әбисе белән бабасында уза. Туган телебезгә мәхәббәт шушы авылда яшәүче халыктан һәм өйдә үз телебездә генә аралашкан ата-анасыннан күчә. Ул 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, 18 нче лицейга укырга кереп, агач эше остасы һөнәренә белгечлек алып чыга. Бүгенге көндә кибеттә  сатучы-тикшерүче булып эшли. Ә мәдәниятебез белән кызыксыну аңа кечкенәдән хас. Салават җырларын тыңлап, караокэга җырлап тавышын ача ул. Аннары егетебез үзен сәхнәдә сынап карарга уйлап,  «Дуслык» (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров)  халык җыр ансамбленә килә. Биредә ул хорда җырлый, әмма Марат ялгыз җырлау турында хыяллана. Шуннан егетебез шәһәр татар мәдәният үзәгенә юл ала. Анда "Хыял” ансамбле җитәкчесе Фәгыйль Кәримов сәләтен тикшереп карый. Аның табигый моңлы тавышын ишетеп, сәхнәгә чыгып басар өчен бик тырышып бергәләп эшләргә кирәклеген аңлата. Марат балачак хыялын дөньяга ашырыр өчен бөтен көчен куя һәм Сабантуй сәхнәсендә җырлап, үтә дә катлаулы сынау үтә. Шуннан менә ике ел инде ул шәһәр мәдәният үзәгенең алыштыргысыз йолдызы, тамашачы аның җырын көтеп ала, көчле алкышларга күмә. Хәзер яшь җырчыны күпләр гаилә бәйрәмнәрен бизәр өчен кичәләргә чакыралар. Бу арада Марат татар халык музыка коралларында уйнарга өйрәнә башлады. Аны бу шөгыльгә кеше-оркестр Әбүзәр Миннебаев өйрәтә:  "Бик тә сәләтле, тырыш, тәртипле, кешелекле һәм дә чын татар егете ул – безнең Марат”, - дип горурланып әйтә. Белгәнебезчә, ул быелгы "Татар егете” өлкә конкурсында катнашып  - "Мистер Он-лайн”, "Максатына омтылучан егет” исемнәренә ия булды. Хөрмәтле газета укучы туташлар һәм ата-аналары колагы өчен сер итеп кенә шуны да өстәп китәбез. Баксаң исә, шундый мөлаем, әдәпле егетебез йөрәгендәге мәхәббәткә дип бүленгән урын әлегә буш икән. Шул урынның хуҗабикәсе булырга теләүче инсафлы, татар җанлы кызларыбызның әлегә өметләре бар.

 

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (30.10.2011)
Просмотров: 482 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz