В разделе материалов: 39 Показано материалов: 31-39
Страницы: « 1 2 3 4
"Мониторга күп нәрсә сыя. Хәбәрләр дә, аудиоязмалар да, китапханә
дә”, - дип яза Татарстан газетасы. Татар әдәбиятын сөючеләр өчен зур яңалык һәм
шатлык булып Таткнигафонд.ру
сайты ачылды.
16
нчы февральдә Төмән дәүләт университетының филология факультеты базасында татар
теле курслары ачылуга һәм уңышлы эшләвенә бер ел тулды
Үзе матур тавышлы җырчы, авыл музееның драма түгәрәге артисты,
яхшы иптәш, алдынгы укучы, әти-әнисенең тырыш кызы, аш-суга да оста һәм иң
әһәмиятлесе – татар теле, әдәбиятын биш бармагы кебек белә ул. Кем икән ул,
диярсез. Әлбәттә, аның исем-фамилиясе газета укучыларыбызга яхшы таныш. Бу –
Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 11 нче класс укучысы Илсөяр Речапова.
Һәрвакыт белемен үсте реп, яңалыклар белән танышып торган укытучы
гына үз эшендә тиешле нәтиҗә бирә ала. Ш уңа да укытучы һөнәри осталыгын
камилләштерү максатыннан биш ел саен махсус курслар үтәргә тиеш.
2009 елның декабрь аенда Тубыл шәһәрендә диссертация яклау советының
чираттагы утырышы үтте. Совет рәисе профессор Р.А.Вафеев дүрт фәнни хезмәткәргә
тантаналы рәвештә филология фәннәре кандидаты дипломнарын тапшырды. Шуларның
берсе – Гөлнара Наил кызы Ниязова иде.
Бу тема бүгенге яшьләр өчен бик кирәкле, әһәмиятле. Декабрь аенда
Төмән районы, Шыкча урта мәктәбендә узган район татар теле һәм әдәбияты
укытучылары семинарында шул мәктәп укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия
Хәлил кызы Муллачанованың үз дәресендә нәкъ шул әниләргә мәхәббәт
мәсьәләсен күтәрүе очраклы гына түгел.
«Сибирские татары представляют собой самостоятельную этническую
общность с присущими ей такими устойчивыми признаками и свойствами, как язык и
территория, экономическая общность и религия, этническое самосознание,
эндогамия, а на раннем этапе своего развития и социально-политическую общность
– Сибирское ханство, представлявшее собой феодальное государство».
Төмән дәүләт университеты татар бүлегенең бишенче курс
студентлары ике ай буе алган белемнәрен практикада сынап карадылар, укытучы эше
белән җентекләп таныштылар. Курсның өлкәнең төрле мәктәпләренә таралган 16
студенты ноябрь аенда туган уку йортларына җыелышып, эш нәтиҗәләре белән
таныштылар, бергәләшеп фикер алыштылар.
Өлкә җитәкчелеге тарафыннан үткәрелгән чаралар,
төрле карарлар, халыкның ризасызлыгы, конференцияләрдә кабул ителгән
резолюцияләр нәтиҗәсендә этнокультуралы мәктәпләргә игътибар артты. Өлкә
мәгариф һәм фән департаменты оештырган җентекле тикшерүләр кайбер туган телне
укытуга бармак аша караган мәктәп директорларын да кузгатып җибәрде.
Подписка
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.
Cтатистика Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0