Һәрвакыт белемен үстереп, яңалыклар белән танышып торган укытучы
гына үз эшендә тиешле нәтиҗә бирә ала. Шуңа да укытучы һөнәри осталыгын
камилләштерү максатыннан биш ел саен махсус курслар үтәргә тиеш. Яңа ел алдыннан
менә шундый курсларга җыелган күбесе өлкәбезнең саз ягы авылларыннан килгән
татар теле һәм әдәбияты, башлангыч класслар мөгаллимнәрен ТОГИРРО бинасында Сания
Хәйретдин кызы Насыйбуллина заман таләпләре кушканча эшләргә, проект, ачык
дәресләрне дөрес тәкъдим итә белергә һ.б. өйрәтте. Алар зачет-дәрескә үзләренең
төрле темадагы дәрес проектларын, класстан тыш эш планнарын әзерләп килгәннәр
иде.
Тубылның 15 нче мәктәбе музее җитәкчесе Равилә Кутумова музей эше
белән таныштырды, һәркем аны зур кызыксыну белән тыңлады. Вагай районының Тугыз
урта мәктәбеннән килгән Венера Ибукованың ике дәресен сөйләп-күрсәтеп
аңлатканда компьютер белән оста эш итә белүе ачыкланды, аның Р.Зәнкиеваның
"Әбием сабаклары” китабы буенча дәрес һәм тел турында интеллектуаль уен проектлары
югары билгегә лаек булдылар. Күкрәнде төп мәктәбе туган тел укытучысы Бәниса
Ниязова, икенче Вагай мәктәбе укытучысы Сәнилә Кашапова, саз
артындагы Лайтамактан Роза Ишкулова, Талымханнан Рәйсә Рәхимова,
Кәеш (Старокаишкуль) башлангыч мәктәбеннән Динара Айткулова,
Авазбакееводан Лариса Янабаева, саз уртасында утырган Кыскыркүлдән Рәшидә
Хәйруллина - һәркайсы квалификацияне күтәрүгә бирелгән таныклык белән бергә
уку-укытуны тагын да сыйфатлырак итү, туган телне саклау һәм үстерү өчен шактый
белем,тәҗрибә туплап та кайтып киттеләр.
Г.ВӘЛИЕВА.
|