Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

Милләткә тугрылык саклансын

«Әни безгә гомер бүләк иткән,

Бүләк иткән безгә тормышны.

Әниләрнең кылган изгелеген

Кайтарырга һәркем бурычлы».

Бу тема бүгенге яшьләр өчен бик кирәкле, әһәмиятле. Декабрь аенда Төмән районы, Шыкча урта мәктәбендә узган район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарында шул мәктәп укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанованың үз дәресендә нәкъ шул әниләргә мәхәббәт мәсьәләсен күтәрүе очраклы гына түгел. Дәрес үткән 10-11 нче класс укучылары тиздән мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачаклар, озын, катлаулы бу бормалы юлда алар өлкәннәргә ихтирам, әти-әнине онытмау хисләрен сакларга тиешләр. "Әдәбиятларда әхлак һәм рухи бәйләнеш проблемасы” дигән дәрестә укытучы татар һәм рус әдәбиятыннан алынган әсәрләрне анализлый белү, уртак проблемаларны табу һәм мөһим тәрбияви моментларны билгеләү, укучыларда ата-аналарга, иптәшләренә карата миһербанлылык, яхшы мөнәсәбәт, милләтара дуслык, хөрмәт, ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүне максат итеп куйган иде. Ярдәмгә карточкалар, аңлатмалы сүзлекләр, дәреслекләр белән бергә интерактив тактадагы мәкальләр, өзекләр, танылган артист башкаруында җыр һ.б. алынган. Анализлау өчен әдәбиятыбыз горурлыгы - язучыбыз Әмирхан Еникиның үткән ел тууына 100 яшь тулу уңаеннан бик матур "Матурлык” хикәясе алынган. Авыр сүзләрнең бергәләшеп мәгънәсен ачыклагач, укучылар бик актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, бер-берсен тулыландырдылар, әсәрне аңлап, авторның әйтергә теләгән фикерен тоеп, күңелләре аша үткәреп эш итүләре аңлашылды. Аннары башка татар һәм рус язучыларының темага кагылышлы әсәрләреннән мисаллар китерелде. Монда да бик күп өстәмә әдәбият белән таныш булулары күренде, сүзләрен мәкальләр белән ныгытып куюлары сокландырды. Хәтта легендаларны да искә төшерделәр, ана белән бала мәхәббәте аерылгысыз, мәңгелек, саф мәхәббәт икәнлеген аңлаттылар. Шигырьләр дә, татар язучылары әсәрләреннән өзекләр дә яңгырады. Бу дәрес яшьләр күңелендә онытылмаслык тирән эз калдырды дип бер шикләнмичән әйтергә була.

Бер карасаң, дәрес үзеннән-үзе җиңел генә үтте кебек, Гүзәлия Хәлил кызы оста артистларга режиссер ролен генә башкарды, һәркем үз вазифасын ныклап белә шикелле тоелды. Төптәнрәк уйласаң, мөгаллимнең чиксез тырышлыгы, ничә еллар буе көчен, вакытын жәлләмичә туган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләве, аның аша әхлак сыйфатларын төшендерүе нәтиҗәсе чагыла монда. Укучыларны үз уйларын җиткерә белүенә, әсәрләрне күңел биреп укуына ирешү өчен искиткеч энергия сарыф ителгән. Дәрес методик берләшмә әгъзалары тарафыннан да югары бәяләнде, Г.Муллачановага рус әдәбияты буенча зур ярдәм күрсәткән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Раянур Әгъзам кызы Нигъмәтуллина да яхшы әзерлек белән оештырылуын, укытучының осталыгына соклануын белдерде.

Шыкча мәктәбе элек-электән тырыш укучылары, белемле педагоглары белән данлыклы булган. Хәзер дә ул абруен кадерләп саклый, үстерә. Семинарга килгән районның этнокультуралы мәктәпләре туган тел укытучыларын завучы Минниса Газиз кызы Нигъмәдуллина мәктәп белән таныштырды, уңышлары турында сөйләде. Монда һәркайда тәртип, чисталык хөкем сөрә, заманча җиһазланган музей, кабинетлар,  ашханәдә балаларның сыйфатлы белем алуы, сәламәтлеге өчен бар уңайлыклар да бар. Коридорда коллективның эше, күркәм нәтиҗәләре чагылган стендлар, файдалы киңәшләр белән бергә һәр класс янында беркетелгән язма игътибарны үзенә җәлеп итте. Анда класста нинди кабинет урнашканлыгы һәм аның җитәкчесенең исем-фамилиясе язылган. Отышлы алым, әлбәттә. Мактау грамоталары, дипломнар коридорга гына сыймыйчан, директор Гүзәл Әгъзаметдин кызы Никонова кабинетының да шактый өлешен алганнар. Үткән ел бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе буенча мәктәп районда алдынгы урыннарга чыккан, бу - балалар, ата-аналар белән туктаусыз эшләү, белемнәрен үстерү юлында укытучыларның күп шөгыльләнүләре, өстәмә курслар алып бару нәтиҗәләре. Район, өлкәдәге конкурс-фестивальләрдә дә Шыкча мәктәбе актив катнаша.


Мәсәлән, сәнгать буенча Илшат Габдуллинның, туган якны өйрәнү буенча Закир Баязитовның, "Куркынычсыз тәгәрмәч”, урман хуҗалыгын өйрәнүчеләр ярышларында, туган тел һәм әдәбиятына багышланган олимпиадаларда, "Киләчәккә адым” фәнни-практик конференциясендә, хәрби хезмәткә ирекле әзерләнү махсуслаштырылган классларының  һ.б. мактанырлык җиңүләргә ирешүләре сөендерә. 


16 педагогтан торган педколлективның бергәләшеп 237 баланың белем сыйфатын арттыру юлында алны-ялны белми хезмәт итүе "Мәгариф” дәүләт проектын гамәлгә ашыруда, лаеклы алмаш тәрбияләүдә уңай нигез тудыра. Монда фән кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган укытучылары (М.Нигъмәдуллина), мәгарифнең мактаулы хезмәткәрләре (М.Нигъмәдуллина, Р.Кәримова, З.Зиннәтуллина, Ә.Алеева, Г.Никонова) белем бирә. Юкка гынамыни бу мәктәп укучылары югары уку йортларына юл тотып, киләчәкләрен абруйлы һөнәрләр, фән сукмагы белән бәйлиләр. Алар арасында танылганнары бик күп. Мәктәпнең даны алга таба да шулай үсүен, милләтебез горурланырлык ул-кызлар укытып, буыннан-буынга күчеп килгән милли традицияләр ярдәмендә тәрбияләүләрен теләп калам. Татар рухы һичкайчан сүнмәде бу белем учагында, моннан соң да шулай башкаларга үрнәк булып саклансын иде.

Г.ВӘЛИЕВА

Категория: И туган тел | Добавил: Gladiolus (21.01.2010)
Просмотров: 881 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz