Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

МАКСАТЫҢНЫ БИЛГЕЛӘ ДӘ - АЛГА ҮРЛӘ

2009 елның декабрь аенда Тубыл шәһәрендә диссертация яклау советының чираттагы утырышы үтте. Совет рәисе профессор Р.А.Вафеев дүрт фәнни хезмәткәргә тантаналы рәвештә филология фәннәре кандидаты дипломнарын тапшырды. Шуларның берсе – Гөлнара Наил кызы Ниязова иде.

Ул урта белемне Төмән шәһәренең 63 нче мәктәбендә алган. 2006 елда Төмән дәүләт университетының филология факультетын кызыл диплом белән тәмамлап, аспирантурага укырга керә. Аспирантураны 2 ел эчендә уңышлы тәмамлый. Уку елларында фәнни мәкаләләр язып бара, төрле шәһәрләрдә уздырылган конференцияләрдә катнаша. Профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина җитәкчелегендә ”Лексика материальной культуры тоболо-иртышского диалекта сибирских татар” дигән темага диссертация әзерли. 2008 елның 19 декабрендә фәнни эшен уңышлы яклый һәм филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була.

Гөлнара үзенең тәэсирләрен безгә болай дип сөйләде: "Филология фәннәре кандидаты дипломы алу - минем өчен бик зур шатлыклы вакыйга, чөнки ул иҗади уңышларга, яңа үрләргә юл ача.

Себер татарларының тел үзенчәлекләрен, халкыбызның борынгы   этник   тарихын өйрәнү, аларны хәзерге вакыт белән чагыштырып тюркологиядә актуаль мәсьәләләрне күтәрү һәм фәнни методлар кулланып тикшеренүләр – минем өчен иң төп максатларым булып калалар”.

Гөлнара Наил кызы үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Аның турында укытучылар: "Бик тырыш, сәләтле, тирән белемле, максатчан педагог һәм үз милләтен хөрмәт итә торган шәхес”, – диләр.

Яшь галимәнең әйтүе буенча, һәркемнең күңел түрендә яшерен хыялы, төп максаты булырга тиеш, аларны дөньяга ашырыр өчен бары көчле теләк һәм тәвәкәллек кирәк, максатыңны билгелә дә – алга үрлә.

Гөлнара Наил кызының фәнни хезмәтләре себер татар халкының телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын тирән белүен күрсәтә.

Без аны филология фәннәре кандидаты дипломы алуы белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа җиңүләр һәм иҗади уңышлар, сәламәтлек, ак бәхетләр телибез.

Г. Вәлиева.

Категория: И туган тел | Добавил: Gladiolus (21.01.2010)
Просмотров: 564 | Рейтинг: 4.0/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz