Өлкә җитәкчелеге тарафыннан үткәрелгән чаралар,
төрле карарлар, халыкның ризасызлыгы, конференцияләрдә кабул ителгән
резолюцияләр нәтиҗәсендә этнокультуралы мәктәпләргә игътибар артты. Өлкә
мәгариф һәм фән департаменты оештырган җентекле тикшерүләр кайбер туган телне
укытуга бармак аша караган мәктәп директорларын да кузгатып җибәрде. Шул
кузгалу сәбәпле, факультатив рәвештә булса да, татар телен, мәдәниятен
өйрәнүчеләр саны артты. Цифрларга килгәндә, өлкәдә 2000 нче елда татар телен
этнокултуралы мәктәпләрдә өйрәнүчеләр саны 5794 бала булса, 2008 нче елга бу
сан 4280 гә төшкән. Монда, әлбәттә, гомуми балалар саны кимү дә йогынты ясамый
калмагандыр. Чөнки өлкә мәктәпләрендә укыган татар балалары саны да 17044тән
11860 калган. Ә менә татар теле укытылган мәктәпләр саны 2000 нче елда 86
булса, 2008 дә 56 гына калган. Быел 57 икән. Бу мәгълүматны Түбән Тәүде районының Тарман урта
мәктәбендә үткән татар теле
укытучыларының район семинарына чакырылган дәрәҗәле кунак – ТОГИРРО доценты Сания
Хәйретдин кызы Насыйбуллина хәбәр
итте. Анда районның мәгариф идарәсе баш
белгече Ю.В.Феоктистова җитәкчелегендә этнокультуралы Киндерле, Канчәбер,
Чугунаево мәктәпләре директорлары, башлангыч класс укытучылары, оештыручылар,
туган тел укытучылары килгәннәр иде.
Семинар бүгенге көн өчен актуаль "Класста һәм класстан
тыш эшчәнлектә туган телне өйрәнүнең мотивын формалаштыру” темасы кысаларында
үтте. Тарман мәктәбе укытучылары ике ачык дәрес һәм класстан тыш чара тәкъдим
иттеләр.
7 нче класс укучылары белән татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Вәсилә Илчибакиева Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек” әсәренең
әхлакый һәм рухи эчтәлеген ачыклады. Балалар себер татар авылында үсүгә
карамастан, әдәби телдә матур сөйләшәләр, әсәрдә тарихи, бүгенге көндә кулланылмаган
сүзләр булса да, бергәләшеп аңлап эш итәләр. Алар авторның тормыш юлы белән
танышып, әсәрнең үзенчәлекләрен ачыклап, аңа максатчан анализ да ясадылар,
бүгенге көн өчен әһәмиятен дә күрсәтеп, матур хикәяләр яздылар. Монда төп тема
- милләтнең бөтенлеген саклау, милләткә хезмәт итү яшәүнең мәгънәсе, максаты
иде. Техник чараларны актив куллану гадәти хәлгә әйләнеп бара, балаларның аңа
ияләшкәне күренә.
Икенче дәрескә 4 нче класска чакырдылар. Анда укытучылары
Рәйсә Абделчәлилова белән балалар татар теле дәресендә "Сыйфат” иленә
сәяхәт ясадылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр өйрәнделәр, телебезнең
матурлыгына төшенделәр, үзенчәлекле, кызыклы физкультминутка ярдәмендә ял да
итеп алдылар.
Дәресләр барганда башка класслар җирле шагыйребез Рәкыйп
Ибраһимов белән очрашуда катнаштылар, аның шигырьләре, яңа чыккан китабы,
үзе белән таныштылар, күпләгән сорауларын яудырдылар. Рәкыйп ага райондагы һәр
этнокультуралы мәктәпкә китапларын бүләк итте.
Киеренке дәресләрдән соң башлангыч класс укытучысы Венера
Масямова оештырган "Туган телем – иркә гөлем” дигән чарада рәхәтләнеп ял
иттек, халкыбыз гореф-гадәтләре белән таныштык: "Каз өмәсе” күренешен тамаша
кылдык. 11 класс укучылары оста әзерләнгән, матур тамаша фольклор аша сөйләм
телне үстерү, җирле телебезне саклап калу, әниләргә мәхәббәт тәрбияләү, туган
телебезнең байлыгын, гүзәллеген күрә белергә өйрәтүне максат итеп куйган иде.
Шигырьләр, җырлар, халкыбыз уеннары, себер татарлары телендәге "Каз өмәсе”
күренеше аркылы бу максатлары тормышка ашты дип уйлыйм.
Гомумән, мәктәптә татар рухы хөкем сөрә. Татар телендә
матур сөйләм колакны иркәли, татар язулары горурлык тудыра, ә инде дустанә,
ягымлы мөгамәлә җанга шифа иңдерә.
Нәтиҗә итеп барлык укытучылар, кунаклар катнашында фикер
алышулар булды, докладлар тыңланды. Эчтәлекле, саннар белән баетылган слайдлар
ярдәмендә Сания ханым Насыйбуллина өлкә, район белгече Юлия Викторовна
район мәктәпләрендә этнокультуралы
компонентны тормышка ашыру; Тарман мәктәбе директоры Җәлилә Мөнир кызы
Туйчикова үз мәктәбендәге милли мәгариф һәм тәрбиядәге приоритетлы
юнәлешләр турында; Чугунаево мәктәбе директоры Фәрид Варис улы Кәримов
татар халкы мәдәниятен әле быел гына өйрәнә башлауларын; Эльмира Минһаҗетдин
кызы Камалетдинова Канчәбер мәктәбендә класстан тыш чаралар аша телгә
мәхәббәт сеңдерергә тырышуларын; Киндерле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Фәния Төхвәтуллина туган
телне үзләштерәдә гаиләнең ролен ачыклап чыгышлар ясадылар. Караган дәресләрне
бергәләшеп анализладылар, аларга уңай бәяләмә бирделәр, тәҗрибә туплауларын,
күп яңалык алуларын билгеләп үттеләр.
Шулай ук үзләрен борчыган мәсьәләләрне бергәләшеп тикшерделәр, киңәшләр
бирелде, киләчәктә дә ярдәмләшеп эшләргә килешенде. Татар телен саклар өчен
бөтен көчне куярга, ата-аналар белән аңлату эшләре алып барырга кирәклеген
аңлап, аны һәркем үзенә бурыч итеп куеп таралыштылар.
Г.ВӘЛИЕВА.
|