Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

КАЗАНДА БЕРЕНЧЕЛЕКНЕ ЯУЛАП


Үзе матур тавышлы җырчы, авыл музееның драма түгәрәге артисты, яхшы иптәш, алдынгы укучы, әти-әнисенең тырыш кызы, аш-суга да оста һәм иң әһәмиятлесе – татар теле, әдәбиятын биш бармагы кебек белә ул. Кем икән ул, диярсез. Әлбәттә, аның исем-фамилиясе газета укучыларыбызга яхшы таныш. Бу – Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 11 нче класс укучысы Илсөяр Речапова.

Илсөяр быел да Казаннан регионара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасыннан беренче урын яулап кайтты, аңа кадәр район, өлкә олимпиадаларында иң югары балл җыйган иде. Ничек бирелә соң атнасына ике генә мәртәбә туган телдә белем алган себер кызына мондый уңышлар, әле чыгарылыш классында да укый, бердәм дәүләт имтиханнарына да әзерләнергә кирәк? Бу сорауларга җаваплар эзләп Илсөяргә юл тоттым. Тирән белемле, киң карашлы кызны тыңлау рәхәт иде.

- Иң беренче конкурсларда шигырьләр белән катнаша башладым, беренче Г.Тукайның юбилеена багышланган кичәдә аның "Пар ат” шигырен сөйләдем – беренче урын алдым, аннары "Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивалендә чыгыш ясадым – анда да призлы урынга ирештем. Камилә Булатова Казанда икенче урын алды, мин ул вакыт сигезенче класста укый идем, ә мәктәп олимпиадасында беренче урынга чыктым. Минем шуннан соң үземне сынап карыйсым килде. Җәйге каникулларда Камиләдән китапларны алдым да, җәй буе укыдым. Укулар башлангач, укытучым Рузилә Исмәгыйлова белән ныклап әзерләнә башладык. Район олимпиадасында беренче урын алдым. Тырышсаң уңышка ирешеп була икән, дигән ышаныч өлкә, регионара ярышларда да мине җиңүгә китерде. Казанны күрү – минем күптәнге хыялым иде. Җиңү миңа хыялымны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, авыр булды. Тик апалар миңа нык ярдәм иттеләр, бигрәк тә Рузилә апа туган тел, әдәбиятыннан төпле бирем бирү өстенә, тормыш сабакларын да төшендерде. Үземне батыррак, кыюырак тотарга өйрәндем. 9 нчы класста унынчының, унынчыда унберенченең программасын өйрәнеп куя идем.

- Син драма түгәрәгендә дә, "Яшь буын” яшьләр оешмасында да катнашасың, җырлыйсың да, класста да иң актив укучы – барысына каян вакыт табасың?

- Тугызынчы класска кадәр музыка мәктәбенә йөрдем, аннары вакыт җитми башлады, туган телне яисә музыканы сайлау алдында калдым. Миңа татар телен өйрәнү  әһәмиятлерәк булды, аның турында күбрәк белгән саен тагын да укыйсы, белемемне арттырасы гына килеп тора, шундый кызыклы фән. Җырлауны да ташламадым.
Бу юлы Казанда берничә музейга алып керделәр, миңа бик ошады. Элегрәк үземне укырга мәҗбүр итсәм, хәзер аерыла алмыйм. Тарихи романнарны яратып укыдым, аңламасам, кабат карап чыгам, сүзлек кулланам.

- Киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең?

- Беренче урын алучыларны Казанга укырга чакырдылар. Хәзер Төмән өлкәсендә татар теленә игътибар арта, мин дә югары белем алып, кирәкле белгеч булып туган ягыма кайтачакмын.

Кечкенәдән үк әдәбият яратам, шуңа да гуманитар юнәлешне сайлаячакмын. Татар телен, әдәбиятын өйрәнү миңа рус теле, әдәбиятыннан да нык булышты. Әзерләнергә өлгермәгән булсам да, рус теленнән әзерлек имтиханнарын уңышлы тапшырдым.

Яшьтәшләремнең Габдулла Тукайны да белмәүләре гаҗәп тоела миңа. Балаларым үз телләрен тирәнтен өйрәнмәсәләр дә, аның нигезен белерләр дип ышанам. Ул рухи тәрбия бирә, дөньяга карашны киңәйтә. Хәзер үк, туганнарымның балаларын караганда, аларга татар әкиятләрен, легендаларын укыйм. 

Менә шундый изге уйлар били Илсөярнең күңелен.
Рәхмәт сиңа, Илсөяр, туган телең, әдәбиятыңның затлылыгын аңлап, аны тирәнтен өйрәнүеңне дәвам итәргә теләвең өчен; башка төбәкләр алдында абруебызны арттыруың өчен; җырларың белән мәдәниятебезне үстерүдә, таратуда өлеш кертүең өчен; тыйнак, ягымлы, кунакчыл, ярдәмчел, тырыш, үҗәт булуың өчен. Газиз халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртучы чын белгеч, аннары галим булачагыңа ышанам синең! Уңышлар һәркайда да ташламасын үзеңне!

Г.ВӘЛИЕВА.


 

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (18.02.2010)
Просмотров: 671 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz