Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

Туган телебезне онытмыйк

16 нчы февральдә Төмән дәүләт университетының филология факультеты базасында татар теле курслары ачылуга һәм уңышлы эшләвенә бер ел тулды.

Курсларны ТДУның гомум тел кафедрасының өлкән укытучысы филология фәннәре кандидаты Гөлнара Наил кыз Ниязова һәм журналистика кабинеты мөдире Чулпан Әсхәт кызы Зарипова алып баралар. Курсларның җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, гомум тел кафедрасының доценты Максим Александр улы Сагидуллин.

Беренче чыгарылыш 2009 елның июль аенда укып чыкты. Дүрт ай буена 11 татар егете һәм кызлары туган телебезнең сөйләм телен, грамматикасын укытучылары ярдәме белән үзләштереп, имтиханнарны уңышлы биреп, кулларына таныклык алдылар. Быел татар телен өйрәнергә 10 кеше теләк белдерде. Максим Александр улы әйтүенчә, бу вакыйга Төмән шәһәре өчен бик мөһим, чөнки татар теле курслары югары уку йорты базасында укытылып, укучыларга тирән белем бирелә.

Укучылар арасында югары уку йорты студентлары, эшләүче яшьләр дә, өлкән яшьле кешеләр дә бар. Ике укучы – рус милләте кешеләре. Бу – Төмән дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган Виктор Серёдкин һәм ТГНГУ студенты Валентина Марченко.

Бик актив, тырышып укырга йөрүчеләр – ТГНГУ студенты Диләрә Сәитова, Төмән дәүләт медицина академиясе студенты Альбина Салаватова, экономистлар Наилә Сәхәпова һәм Лениза Ибраһимова, адвокат Фәүзия Марганова.

Укучылар әйтүе буенча, татар телен өйрәнергә омтылу сәбәпләренең берсе – туган телеңне, рухи байлыкларны белергә теләү; икенчедән, хәзерге вакытта милләтара никахлар барлыкка килә, ә үзеңнең кардәшләреңнең, дусларыңның телен белү гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бик нык йогынты ясый.

Гөлнара Наил кызы Ниязова үзенең укучылар белән эшләвенең тәэсирләрен болай дип сөйләде: "Укуга йөрүчеләр белән эшләү бик кызыклы, чөнки алар бик актив, биремнәрне тырышып башкаралар, игътибар белән тыңлыйлар, сораулар биреп торалар. Алар барысы да максатларын тормышка ашырып, нәрсә кирәген белеп, алга туры юлдан бара торган кешеләр. Татар теле курсларына ни өчен килүләрен аңлап, туган телеңне белү, өйрәнү, кадерләп саклау кирәклегенә төшенеп эш итәләр. Чөнки тел – ул рухыбыз, хәзинәбез, иң төп байлыгыбыз”.

Г.Вәлиева.

Рәсемдә: Г.Н.Ниязова һәм Ч.Ә.Зарипова укучылары белән.


Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (18.02.2010)
Просмотров: 711 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz