Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

СЫНАЛДЫЛАР - СЫНАТМАДЫЛАР

Бу очрашуга  Сургут шђџђре башлыгыныћ кићђшчесе Фђрит Шђрифьянов, Тљмђн шђџђр Думасы депутаты ярдђмчесе, шәһәр татар мили-мәдәни автономиясе  җитәкчесе Динар Абукин, матбугат вәкилләре чакырылды. Бүлекнең җитәкчесе Хәнисә Алишина сүзне таныштырудан башлады, аннары мәркәзебез Казан яңалыклары (Татарстан Язучылар берлегенећ 75 еллыгына џђм Казан дђњлђт университеты татар филологиясе, тарихы һәм шәрыкъ телләре факультетыныћ 20 еллыгына багышланган чаралар), яңа китаплар турында сөйләп китте.


Студентлар сөйләшүгә ныклап әзерләнеп, эш нәтиҗәләрен җентекләп бер тәртипкә җыйнап, слайдлар төзеп алып килгәннәр. Шундый иҗади чыгыш ясаучылар арасында Гљлнара Мусина, Луиза Бакиева, Дилђрђ Ярмљхђммђтованы билгеләп үтәсе килә. Башкортостанда Гөлнар Арсланова практика үткән мәктәптә берничә тел өйрәнергә мөмкинлек бирелә икән. Гомумән, студентлар укыту эшенә төшенеп кенә калмыйчан, дәресләрне кызыклы, укучы хәтерендә калырлык итеп, төрле күргәзмә материаллар, методлар кулланып үткәрергә тырышканнар. Бу очракта берничә чыгыштан өзек тәкъдим итеп китәсе килә:

Г.Мусина: "Мин практиканы Вагай районының Казанлы урта мәктәбендә үттем. Минем җитәкчем итеп укытучы Асия Юрис кызы Зимагулованы билгеләделәр, аның 5 нче классында ярдәмче дә булдым. Мәктәптәге тормыш университеттагыдан аерыла. Монда һәркем формада йөри, укучылар тәнәфестә урамда уйнап керәләр. Класста 15 укучы, алар барысы да тату, ярдәмчел. Бергәләшеп "Сәламәтлек көне”, "Көзге бал”, "Укытучылар көне”н күңелле итеп үткәрдек.

Практика минем күңелдә яхшы тәэсирләр генә калдырды. Укытучы эше авыр булса да, бик кызыклы эш икән. Ике ай эчендә үземне дә укытучы итеп күз алдына китерә башлаган идем инде, балалар белән эшләргә әзермен дип уйлыйм”.

Алсу Зәләлетдинова: "Шыкча урта мәктәбендә узган практика вакытында рус теле һәм әдәбиятыннан 36 дәрес үткәрдем. Мин дәресләрне аңлаешлы гына түгел, ә кызыклы, мавыктыргыч итәргә тырыштым. Балаларның мөстәкыйль фикер йөртүләрен, уйлау сәләтләрен үстерү өчен аларга төрле иҗади биремнәр, тестлар тәкъдим иттем, әдәбият дәресендә әсәрләрне укыганда төрле алымнар кулландым (алдан уку, мәгънәсенә төшенеп, анализ ясау), материалны телдән аңлату, әңгәмә, шәхес белән аерым эшләү методлары ошады миңа. Укучылар дәресләрдә актив катнаштылар, үз алларына бурыч куя, бергә эшли, ярдәмләшә белүләре белән сокландырдылар.

Класс җитәкчесе ярдәмчесе бурычын тулы рәвештә башкардым дип уйлыйм. Коллективта укырга теләк тудыруны тәэмин иттем, класс белән бергәләп мәктәп күләмендәге чараларда катнаштык. Массакүләм һәм шәхси тәрбия эшләренә үз өлешемне керттем. Мәсәлән, октябрь аенда "Мин һәм минем сәламәтлегем” темасына әңгәмә, "Әхлаклылык” темасына "Дуслык һәм дуслар турында” класстан тыш сәгать  бик уңышлы оештырылдылар. Һәр чарада укучылар бердәм рәвештә катнашып, фикерләрен белдереп, сораулар биреп, мисаллар китереп аңлап эш иттеләр”.

Луиза Бакиева: "Педагогик практикамны  Кырынкүл мәктәбендә үттем. Мәктәптә 163 бала укый, 14 укытучы-тәрбияче балаларга белем-тәрбия бирәләр. Мәктәптә - ике бинада дәресләр ике сменада алып барыла. Практика вакытында рус теле һәм татар теле, әдәбиятларыннан 90 дәрес үткәрдем. Класстан тыш сәгатьләрдә дуслык, хокуклар, рус теле турында сөйләштек. Класс җитәкчесе ярдәмчесе буларак, документлар белән эш алып бардым, тәртип, өлгерешне күзәттем. Ике ай эчендә мин укучылар белән дуслашырга, педагогик осталыгымны ныгытырга да өлгердем”.

Альберт Шәрипов: "Ямбай урта мәктәбендә дәресләрне мин 9 «а» классында бирдем. 10 дәрес рус теленнән, 10 дәрес әдәбияттан, 3 дәрес татар теленнән, 3 дәрес татар әдәбиятынан үткәрдем. Алдан классның дәресләренә кердем һәм аларга анализ ясадым. Дәресләргә әзерләнү өчен күп өстәмә әдәбият кирәк булды. Балаларга мин төрле биремнәр бирдем. Класс җитәкчесенә дә ярдәм иттем: төрле мәктәп документлары белән эшләдем, тәнәфестә тәртип урнаштырдым. Практика барган вакытта мин укучылар, мәктәп коллективы белән дуслаштым; университетта алган белемнәрне бөтен практика барган вакытта куллана тордым”.

 Кызыклы, үзенчәлекле чыгышларны кунаклар ошаттылар. Үзләренең тәкъдимнәрен, киңәшләрен белдерделәр. Бу студентлар арасыннан милләтебезнең йөзек кашы булырдай, өлкәбездә үрнәк итеп күрсәтерлек тырыш, зыялы үз һөнәрләренең осталары чыгачак, дигән ышаныч җылыта иде аларның күңелләрен. 

Г.ВӘЛИЕВА.
Категория: И туган тел | Добавил: Gladiolus (19.12.2009)
Просмотров: 1086 | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz