Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек

В разделе материалов: 67
Показано материалов: 11-20
Страницы: « 1 2 3 4 ... 6 7 »

Яшьлек | Просмотров: 740 | Добавил: Zul4itai | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

Яшьлек | Просмотров: 838 | Добавил: Zul4itai | Дата: 01.03.2012 | Комментарии (0)

Бөтендөнья татар Конгрессы канаты астында эшләүче бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе урынбасары Тђбриз Яруллин күренекле  журналистлар белән Төмән шәһәренә килделәр. Биредә аларны "Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов каршы алып, татар оешмалары тормышы белән таныштырды. Беренче тукталыш "Яңарыш” редакциясендә булды. Алардан нинди максат белән ерак сәфәргә чыгу сәбәбен белештек.Тәбриз: "Безнең оешманы дөнья күләмендә татар яшьләрен берләштереп торучы зур бер үзәк дип атарга була. Ике елга бер форум үткәрәбез. Барлыкка килгән яңа оешмалар белән танышу, тәҗрибәләр белән уртаклашу,  шушы елларда башкарган эшләргә нәтиҗә ясар өчен яшьләрне җыябыз. Үзебезнең офисыбыз бар, мин шунда эшлим.
Яшьлек | Просмотров: 810 | Добавил: Zul4itai | Дата: 25.02.2012 | Комментарии (0)

Гашыйклар көненә багышлап "Яшь буын” өлкә татар яшьләре  "Татарлар бозда шуа” дигән бик тә күңелле чара оештырдылар.   Тимераякларда шуарга дип яшьләр парланышып, күтәренке кәеф белән кичке 10да Төмән шәһәренең "Прогресс”  боз сараена җыелдылар.  Кичә барышында яшьләр бер-берсе белән танышсыннар өчен каршы алучылар килүче егетләргә номерланган зәңгәр, ә кызларга кызыл төстәге йөрәк сурәтләре өләштеләр. Бина эчендә татар музыкасы яңгырады, программаны Алина Ниязова алып барды.
Яшьлек | Просмотров: 839 | Добавил: Zul4itai | Дата: 25.02.2012 | Комментарии (0)

19 нчы февраль көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә "Себер йолдызы-2012” һәм "Татар егете-2012” өлкә татар конкурсларының сайлап алу турының ярымфиналы узды. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп өлкә татар Конгрессына 40ка якын кыз, 20дән артык егет гариза язган булса, 4 кастингтан соң телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне яхшы белгән, креатив сәләтле, сылу гәүдәле 10 кыз һәм 10 егет финалга чыкты. Шундый чибәр, уңган, зирәк яшьләребез арасыннан иң-иңнәрен сайлап аласы жюри әгъзаларына да җиңел булмады.
Яшьлек | Просмотров: 577 | Добавил: Zul4itai | Дата: 25.02.2012 | Комментарии (0)

9 февральдә "Төзүче” өлкә милләтләр мәдәнияте йортында Төмән татар яшьләре союзы һәм татар мәдәнияте бүлеге белән бергә  оештырылган "Моңны тану” чарасы үтте.Конкурсның төп мәгънәсе - сүзсез көйләр тыңлап, җырларны белеп алу.
Яшьлек | Просмотров: 510 | Добавил: Zul4itai | Дата: 19.02.2012 | Комментарии (0)

Төмән региональ альпинизм федерациясе президенты, альпинизм буенча тренер, инструктор  Тимур Тәлгать улы Гайнуллин  "Тюменский характер” бәйгесендә узган елның ноябрендә "Батырлык һәм кыюлык” номинациясе буенча җиңүче булды. Декабрь урталарында Россия альпинизмы федерациясе конференциясендә аңа кар ишелмәсе (лавина) куркынычсызлыгы буенча инструктор статусын дәлилләүче сертификат тапшырдылар. Яңа ел алдыннан Төмән шәһәре хакимиятендә Төмәннең җәмәгать оешмалары җитәкчеләрен шәһәрнең социаль-мәдәният, сәнгать, спорт юнәлешләрен үстерүдә шәхси өлеш кертүләре өчен төрле номинация буенча премия, дипломнар белән бүләкләделәр, мондый бүләкләргә Тимур Тәлгать улы да лаек булды. Без шушы батыр  милләттәш егет белән якыннан таныштык. 

Яшьлек | Просмотров: 572 | Добавил: Zul4itai | Дата: 27.01.2012 | Комментарии (0)

Безнећ шђџђр Себернећ рухи њзђге дип аталса да, яшьлђр љчен  халкыбызныћ бай традициялђрен књрсђтеп њткђрелгђн чаралар сирђк оештырыла. Ђйе, без яратып татар концертларына йљрибез, ә татар егет-кызлары бергђлђшеп проблемаларны чишњлђрен ђлегђ књзђтмђгђн идек. Тубыл яшьлђре тормышына хђрђкђтне Тљмђн кунагы Фђрит Корманов алып килде. Октябрь аенда  њткђрелгђн "Чђк-чђк” бђйрђме, татар телендђ оештырылган дискотека, Казан кунаклары  Рәдиф белђн Рүзђл  Әхмәдиевларныћ чыгышлары безнећ књћеллђрдђ онытылмаслык   хислђр калдырган иде.
Яшьлек | Просмотров: 515 | Добавил: Zul4itai | Дата: 23.12.2011 | Комментарии (0)

Кеше табигате шулай бит: яшебез зурайган саен, яшүсмерләргә өстән генә карап, акыл сатарга, үз карашларыбызны көчләп тагарга керешәбез. Тик менә замана алга баруы белән җәмгыятьтә яңа таләпләр, карашлар барлыкка килүен исәпкә алырга онытабыз. Бүгенге яшьләребезне төрлечә сүгәргә яратсак та, күбесе белән дусларча утырып сөйләшсәң, зирәклегенә, күпкырлы сәләтенә, фикер йөртүенә, эчке дөньясының матурлыгына таң каласың. Шундыйларның берсе дип Гөлнара Гайнуллинаны әйтер идем. Бу исем газета укучыларыбызга, әлбәттә, таныш. Аның белән без "Таң йолдызы” өлкә балалар фестивалендә һәм өлкә мәктәп укучылары олимпиадасында туган тел буенча ярышларда очраша идек. Ә менә 3 ел элек ул Яркәү районында узган "Себер йолдызы” чибәрләр конкурсында беренчелекне алып өлкәгә чыкса да, алгы планга укуны куеп, конкурста катнашмады. Бүгенге көндә Гөлнара Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясенең сервис һәм туризм факультетының 4 нче курсында укый. Актив, гел "5”ле билгеләренә генә укучы кыз төркемдә спорт буенча оештыручы  вазифасын үти. Ул  әле фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Яңа гына студентлар арасында оештырылган фәнни хезмәтләр конкурсында беренче урын алып, өлкәгә чыкты.

Яшьлек | Просмотров: 665 | Добавил: Zul4itai | Дата: 23.12.2011 | Комментарии (0)

Тубыл шәһәрендәге "Яшь буын” татар яшьләре оешмасы (җитәкчесе Р.Ильясов) күптән түгел генә оештырылган булуына карамастан, күп яшьләрне үз тирәсенә туплап өлгергән. Әлегә алар  Тубыл социаль педагогия академиясенең тулай торагы бинасындагы кафеда очрашалар икән. Яшьләребез үзләрен тәртипле тотканга, кафе мөдире аларның үтенечләренә беркайчан да каршы килми. Чираттагы җыелышка 15тән артык кеше килде. Аны оешма җитәкчесенең ярдәмчесе Гөлнара Гайнуллина алып барды. Башта ул һәрберсенең хәле, укулары, ял көннәрен ничек үткәрүләре белән кызыксынды, шәһәрдәге яшьләр тормышына кагылган яңалыклар турында фикер алыштылар. Аннары Әниләр көненә багышланган концертка әзерләнү турында сүз куерттылар.
Яшьлек | Просмотров: 524 | Добавил: Zul4itai | Дата: 25.11.2011 | Комментарии (0)

Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz