Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ГАШЫЙКЛАР БОЗДА ШУДЫЛАР

Гашыйклар көненә багышлап "Яшь буын” өлкә татар яшьләре  "Татарлар бозда шуа” дигән бик тә күңелле чара оештырдылар.   Тимераякларда шуарга дип яшьләр парланышып, күтәренке кәеф белән кичке 10да Төмән шәһәренең "Прогресс”  боз сараена җыелдылар.  Кичә барышында яшьләр бер-берсе белән танышсыннар өчен каршы алучылар килүче егетләргә номерланган зәңгәр, ә кызларга кызыл төстәге йөрәк сурәтләре өләштеләр. Бина эчендә татар музыкасы яңгырады, программаны Алина Ниязова алып барды. Яшьләр тимераяклар киеп, бозда шудылар. Арада бик оста шуучылары, бозга беренче мәртәбә чыгып басучылары да булды. Әлбәттә, читтән кызыгып күзәтеп торучылары да табылды. Алина төрле уеннар, бәйгеләр оештырды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Иң зур бүләк – "Лэтуаль” парфюмерияләр кибете тәкъдим иткән кыйммәтле хушбуйлар иде. Ә үз парларын тапкан 8 пар арасыннан тамашачылар иң "супер”ы дип исәпләгән егет белән кызга "Ватрушкин” кафесына чакыру билеты бүләк иттеләр. Сишәмбе көн булуга карамастан, яшьләр төнге бергә хәтле күңел ачтылар. Шунысына игътибар иттек: яшьләр арасында исерткеч эчемлек эчеп, үзләрен ямьсез тотучылар бөтенләй күренмәде. Бары тик икенче көнне дәрескә, эшкә соңга калмаган булсалар гына инде...

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (25.02.2012)
Просмотров: 843 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz