Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

АВЫЛ КЫЗЫ НИНДИ БУЛА ДИСӘГЕЗ...


Кеше табигате шулай бит: яшебез зурайган саен, яшүсмерләргә өстән генә карап, акыл сатарга, үз карашларыбызны көчләп тагарга керешәбез. Тик менә замана алга баруы белән җәмгыятьтә яңа таләпләр, карашлар барлыкка килүен исәпкә алырга онытабыз. Бүгенге яшьләребезне төрлечә сүгәргә яратсак та, күбесе белән дусларча утырып сөйләшсәң, зирәклегенә, күпкырлы сәләтенә, фикер йөртүенә, эчке дөньясының матурлыгына таң каласың. Шундыйларның берсе дип Гөлнара Гайнуллинаны әйтер идем. Бу исем газета укучыларыбызга, әлбәттә, таныш. Аның белән без "Таң йолдызы” өлкә балалар фестивалендә һәм өлкә мәктәп укучылары олимпиадасында туган тел буенча ярышларда очраша идек. Ә менә 3 ел элек ул Яркәү районында узган "Себер йолдызы” чибәрләр конкурсында беренчелекне алып өлкәгә чыкса да, алгы планга укуны куеп, конкурста катнашмады. Бүгенге көндә Гөлнара Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясенең сервис һәм туризм факультетының 4 нче курсында укый. Актив, гел "5”ле билгеләренә генә укучы кыз төркемдә спорт буенча оештыручы  вазифасын үти. Ул  әле фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Яңа гына студентлар арасында оештырылган фәнни хезмәтләр конкурсында беренче урын алып, өлкәгә чыкты.

 Бирегә ул Яркәү районы, Маранка урта мәктәбен уңышлы тәмамлап килә. Ә тумышы белән Гөлнара Карбан авылыннан. Туган телебезгә мәхәббәтне әнисе Рәҗия Закир кызы бишектән үк уяткан, аннары укырга кергәч, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ныгыткан. Земфира Ярмөхәммәтова җитәкләгән "Ялкын” фольклор группасында җырлап-биеп йөрүе дә халкыбызның гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте белән кызыксынуга этәргеч ясый. Әтисе Нургали Тимербай улы  мәктәптә каравылчы булып эшли. Зур, тату гаиләдә Гөлнарадан башка игезәк кызлар Диана белән Лиана һәм кечкенә Нурислам бар. Тырыш, максатчан кызның бар теләге – укуны уңышлы тәмамлап, эшкә урнашу һәм әти-әнисенә яраткан сеңелләре белән энесен аякка бастырырга булышу икән. Ә хәзерге көндә ул "Яшь буын” шәһәр татар яшьләре оешмасында актив эшли. Ул яшьләрне үзенә эчкерсезлеге, мөлаемлыгы, әйткән сүзендә тора белүе, ярдәм күрсәтергә әзер торуы белән тарта. Гөлнарага күз салучы егетләр колагына шуны да ишеттереп үтәм, ул яраткан егетен, көтәргә вәгъдә биреп, армия хезмәтенә озаткан.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (23.12.2011)
Просмотров: 668 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz