Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

АЛЬПИНИЗМ БАТЫРЛАРНЫ ҺӘМ КЫЮЛАРНЫ ТАЛӘП ИТӘ

Төмән региональ альпинизм федерациясе президенты, альпинизм буенча тренер, инструктор  Тимур Тәлгать улы Гайнуллин  "Тюменский характер” бәйгесендә узган елның ноябрендә "Батырлык һәм кыюлык” номинациясе буенча җиңүче булды. Декабрь урталарында Россия альпинизмы федерациясе конференциясендә аңа кар ишелмәсе (лавина) куркынычсызлыгы буенча инструктор статусын дәлилләүче сертификат тапшырдылар. Яңа ел алдыннан Төмән шәһәре хакимиятендә Төмәннең җәмәгать оешмалары җитәкчеләрен шәһәрнең социаль-мәдәният, сәнгать, спорт юнәлешләрен үстерүдә шәхси өлеш кертүләре өчен төрле номинация буенча премия, дипломнар белән бүләкләделәр, мондый бүләкләргә Тимур Тәлгать улы да лаек булды. Без шушы батыр  милләттәш егет белән якыннан таныштык. 

- Тимур, сез тумышыгыз белән кайсы яклардан, бүгенге көндә кайда эшлисез?

- Урай шәһәрендә туып үстем. Анда әтием Тәлгать Тимерьян улы, әнием Земфира Мөнир кызы һәм апам Инна яшиләр, тиздән алар да Төмәнгә күченәчәкләр. 2003 елны Төмән нефть һәм газ университетын нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү, эксплуатацияләү белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамладым. Хезмәт стажым сигез ел, "ЛУКойл” оешмасында белгечлегем буенча эшлим.

- Җәмәгать эшегезне нидән башладыгыз, Төмән өлкәсе  альпинизмы турында сөйләп китмәссезме?

- Төмән региональ альпинизм федерациясенең җитәкчесе булып бишенче ел эшлим. Шушы еллар дәверендә квалификацияне үстерү өчен Мәскәү, Владивосток һәм башка шәһәрләргә барырга туры килде. Федерациядә 80 кеше. Һәр җәй айларында 1000 кеше тауларга күтәрелә. Альпинизм - ул футбол шикелле, үзенең энергетикасы белән тәэсир итә, мавыктыргыч, командалы рух, җиңү теләге, сәламәт азарт, батырлык, кыюлык, нык тормышны ярату тойгыларын тудыра, тәрбияли.  Кешеләр тауларга күтәрелеп ял да итәләр, шул ук вакытта разрядларны да үтиләр. Сноуборд белән шөгыльләнәбез,  промышленность альпинизмын өйрәтәбез. Бу  төзелештә бик кирәк, мәсәлән, биек йортларның тәрәзәләрен юу, стеналарын буяу һәм башкасы. Патриотизммы, спортмы, һәр җирдә булышырга тырышабыз, тәрбиялибез, регистрациялибез. Төмәннең нефть һәм газ университеты, "Алькор”, "Барс”, Перекопская урамында урнашкан клублар белән бергә эшлибез. Башка шәһәрләр белән дә хезмәттәшлек итәбез. Сәламәтлекләре булган  өлкәдә яшәүче якташларны безнең белән тауларга менеп  ял итү өчен үзебезгә чакырабыз. Финанс чыгымнары үзеңнән.

- Киләчәккә нинди планнар кордыгыз?

- Күптән түгел ил буенча 38 кеше, шуларның 15е төмәнлеләр, Бишкекта Төньяк Тянь-Шань тауларына  күтәрелделәр. Майда - Гималай (Непал), июльдә беренче тапкыр Памирны (700 метр биеклеккә) буйсындырачакбыз. Бу сәяхәтләрдә, нигездә, спортчылар катнашачак, шуңа күрә берникадәр ярдәмне Төмән өлкәсе спорт һәм яшьләр политикасы департаменты бирә һәм шәхси акчага барачакбыз.

 - Яшь буынны тәрбияләүдә  җаваплы, җитди эшегездә уңышлар теләп калабыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Һәр җәмәгать эшендә талантлы әйдәп баручы, лидер кирәк. Төмән яшьләре, үсмерләре яннарында  үрнәк алырлык Тимур Тәлгать улы кебек егетләр булгач -  бәхетле. Ял вакытыңны  бушка сарыф итмичә, сәламәт тормыш алып баруга ни җитә!

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (27.01.2012)
Просмотров: 574 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz