Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ТУБЫЛНЫҢ “ЯШЬ БУЫН” ОЕШМАСЫ

 

Тубыл шәһәрендәге "Яшь буын” татар яшьләре оешмасы (җитәкчесе Р.Ильясов) күптән түгел генә оештырылган булуына карамастан, күп яшьләрне үз тирәсенә туплап өлгергән. Әлегә алар  Тубыл социаль педагогия академиясенең тулай торагы бинасындагы кафеда очрашалар икән. Яшьләребез үзләрен тәртипле тотканга, кафе мөдире аларның үтенечләренә беркайчан да каршы килми. Чираттагы җыелышка 15тән артык кеше килде. Аны оешма җитәкчесенең ярдәмчесе Гөлнара Гайнуллина алып барды. Башта ул һәрберсенең хәле, укулары, ял көннәрен ничек үткәрүләре белән кызыксынды, шәһәрдәге яшьләр тормышына кагылган яңалыклар турында фикер алыштылар. Аннары Әниләр көненә багышланган концертка әзерләнү турында сүз куерттылар. Очрашудан канәгатьлек хисе кичергән яшьләр таралышкач, без Гөлнарадан оешманың кыска вакыт эчендә ирешкән уңышлары турында сораштык. "Оешмабызның төп максаты - татар яшьләребезне берләштерү, аларның ялларын оештыру, сәламәт тормыш пропагандалау, авыллардан килгән яшүсмерләргә шәһәр җирендә югалып калмаска ярдәм итү, телебез, тарихыбыз, мәдәниятебезне өйрәнү, милли горурлык хисе тәрбияләү. Оешма төзелгәндә 6 кеше генә идек, бүгенге көндә безгә бик теләп 20дән артык кыз-егет йөриләр. Килүчеләрне бик шатланып каршы алабыз, яңаларны көтеп калабыз. Арабызда бик активларыбыз да бар, алар: Миләүшә Түләшева (ТСПА тарих факультеты), Илнур Насритдинов (ТСПА рус-татар бүлеге), Нариман Шамаков (ТДУ), Лилия Айнуллина (ТСПА чит ил телләре факультеты), Елена Макаревич, Лариса Русакова (ТСПА физика һәм математика факультеты), Чаралар үткәрер өчен спонсорларны без үзебез эзләп табабыз. Бигрәк тә үз милләтебездән булган җитәкчеләр яшьләребезнең активлашуына сөенеп, ярдәм кулын сузарга әзер торалар. Рәхмәт аларга. Киләчәккә планнарыбыз күп, ә якында менә Әниләр көне, бәйрәмгә багышланган концерт әзерлибез, аннары Яңа ел алдыннан "Татарлар бозда шуа” дигән чара уздырырбыз. Соңгы вакытта бина булдыру турында уйланабыз, бәлки, тиздән бу проблемабыз да чишелер дип ышанабыз”, - дип сөйләде.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (25.11.2011)
Просмотров: 527 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz