Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

БИЮ УЛ – ҖАН ОЧЫШЫ

Шундый шигъри исем белән "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге каршында эшләп баручы "Гүзәл” (җитәкчесе Нәсимә Аксанова) яшьләр бию ансамбле ел буена башкарган хезмәтләренә йомгак ясап, отчет концерты оештырды. Тамашачыларга, ансамбльдәге яшьләр белән таныштыру максатыннан, бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдәге экранда видеоролик тәкъдим ителде. Аннары сәхнәгә чараны алып баручы Гөлфия Хәлитова белән Төмән шәһәре 52 нче мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Резедә Кирамова чыгып, саф татар телендә кунакларны сәламләп, бай телебезнең бар матурлыгын кулланып, тамашачыларны серле бию дөньясына алып киттеләр. Резедә сәхнәдә үзен тота белүе, оста шигырь сөйләве белән бик тиз тамашачы мәхәббәтен яулады. Биючеләрнең һәр чыгышын да халык көчле алкышларга күмде. Җырчы Чулпан Акъярлының үтә дә моңлы тавышы тамашачыны сагышларга салса, Ренат Әхтәриевның үзенчәлекле көр тавышы аларны дәртләндерде. Концерттан зур канәгатьлек кичергән, ял итеп, илһамланган халык бәйрәм оештыручы Г.Хәлитовага чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (01.03.2012)
Просмотров: 841 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz