Бөтендөнья татар Конгрессы канаты
астында эшләүче бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе урынбасары Тђбриз
Яруллин күренекле журналистлар белән
Төмән шәһәренә килделәр. Биредә аларны "Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы
җитәкчесе Фәрит Корманов каршы алып, татар оешмалары тормышы белән
таныштырды. Беренче тукталыш "Яңарыш” редакциясендә булды. Алардан нинди максат
белән ерак сәфәргә чыгу сәбәбен белештек.Тәбриз: "Безнең оешманы дөнья
күләмендә татар яшьләрен берләштереп торучы зур бер үзәк дип атарга була. Ике
елга бер форум үткәрәбез. Барлыкка килгән яңа оешмалар белән танышу, тәҗрибәләр
белән уртаклашу, шушы елларда башкарган
эшләргә нәтиҗә ясар өчен яшьләрне җыябыз. Үзебезнең офисыбыз бар, мин шунда
эшлим. Себергә минем белән 3 журналист килде, алар үз эшләрендә танылган
кешеләр. Раил Өметбаев "Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесендә эшли,
"Хәерле иртә” тапшыруын алып бара. Гөлназ Бәдретдинова Казанда Россия
ислам университеты каршындагы сайтка дин һәм милли темаларга төрле проблемаларга
багышланган мәкаләләр яза. Алия Сабирова шулай ук күпкырлы шәхес. Аны
мәдәният өлкәсе борчый. Вакытында ул Казанда альтернатив татар музыкасы
юнәлешен күтәреп, җитәкләгән, татарча фьюжн, рок төркемнәрен бергә җыеп, аларны
оештырып, үсәргә ярдәм итүче кеше. Ул безнең бюро әгъзасы, өч бала анасы да
үзе. Шул ук вакытта барыбыз да "Үзебез” дигән яңа буын хәрәкәте
координаторлары. Анысы инде ул - яңача фикерләүче яшьләрне үз эченә ала торган
креатив клуб. Ни өчен мин Төмәнгә иң актив яшьләрне алып килдем соң? Чөнки Төмән актив эшләүче төбәкләр арасында
иң аерылып торганы. Шуңа күрә, әйтәләр бит, 100 тапкыр ишеткәнче, 1 тапкыр
күрүе хәерле, дип. Килү максатыбыз - Төмән яшьләре белән очрашу, аларны нинди
мәсьәләләр борчыганын, алар алдында нинди проблемалар торганын, нинди
яңалыклары барын белү. Шул ук вакытта
үзебезне дә таныту, менә без бар, без сезгә ярдәм итә алабыз, дип,
фикерләрен ишетергә дә килдек. Белгәнегезчә, быел 30 нчы августка 5 нче форумны
үткәрергә җыенабыз. Шуңа без яңадан төбәкләр буйлап йөри башладык, аларны
ишетер, Казан аларны илһамландырыр өчен нәрсәләр эшли ала дигән уйлар белән.
Без, татарлар, күп очракта ызгышып китәргә яратабыз. Әйтәләр бит, аерылганны -
аю, бүленгәнне - бүре ашар, дип, шуңа күрә безгә бергә булырга кирәк. Без,
яшьләр, бердәм булып яңа форматта эшләргә тиеш. Чөнки ниндидер позицияне
белдергәндә бергә булсак, эшебез нәтиҗәле булачак Бу, минемчә, бик мөһим
мәсьәлә», - дип аңлатты.
Р.КАНГАЗИНА.
Рәсемдә:
кунаклар Аслана музее җитәкчесе белән.
Аннары А.М.Сәгыйтова аларны редакция
хезмәткәрләре белән таныштырды һәм "Яңарыш” эше турында сөйләде. Кунаклар
очрашудан канәгатьлек кичереп Төмән татар мәдәният үзәгенә һәм Төмән өлкә татар
Конгрессына киттеләр. Үзәк директоры Л.Г.Кәримова һәм Конгрессның мәдәният
департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова белән оешмаларның нинди эшләр башкарулары
турында сөйләштеләр. Шуннан соң "Очрашулар” программасының алып баручысы
Л.Х.Хөрмәтуллина белән СибИнформБюро бинасында очраштылар. Ләйсән аларны баш
редакторлары Полина Голякова белән таныштырды һәм Төмән телевидениесенең ничек
эш алып баруын, тапшырулар төшергән бүлмәләрен күрсәтте. Техник яктан алга
киткән студияләр сокландырган үзләрен. Кунаклар шундый җылы каршы алуларына
рәхмәтләр әйтеп, "Төзүче” милләтләр йортының татар мәдәнияте бүлегенә, аннан
соң балалар янына - Төмән шәһәренең "Этнос” балалар иҗаты һәм гуманитар белем
бирү үзәгенә, Кырынкүлдәге 52 нче
мәктәпкә юл тоттылар. Балалар үзәге
директор В.И.Хәйруллинадан һәм 52 мәктәпнең татар теле укытучысы Х.Х.Кирамовадан
укучыларның татар телен яратып укуы турында ишеткәч, бик шатландылар. Казан
кунаклары һәрбер оешмага Г.Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган
шигырьләр китабын бүләк иттеләр һәм киләчәктә ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.
Э.МИРГАЗИЗОВА.
|