Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

БАТЫР ЕГЕТЛӘР, ЧИБӘР КЫЗЛАР ИСЕМНӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ

19 нчы февраль көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә "Себер йолдызы-2012” һәм "Татар егете-2012” өлкә татар конкурсларының сайлап алу турының ярымфиналы узды. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп өлкә татар Конгрессына 40ка якын кыз, 20дән артык егет гариза язган булса, 4 кастингтан соң телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне яхшы белгән, креатив сәләтле, сылу гәүдәле 10 кыз һәм 10 егет финалга чыкты. Шундый чибәр, уңган, зирәк яшьләребез арасыннан иң-иңнәрен сайлап аласы жюри әгъзаларына да җиңел булмады. Әмма бәйге  югалтусыз, үкенечсез булмый ул. Финалга кызлардан - Әлфинә Исхакова (Төмән шәһәре), Диләрә Янишева (Тубыл шәһәре), Азалия Габдрәхимова (Төмән районы, Муллаш авылы), Лилия Мамбиткулова (Төмән), Алия Кәримова (Төмән р-ны, Индрәй авылы), Гүзәл Калиева (Төмән),    Илсөяр Речапова (Индрәй), Яна Сөлхәрнәева (Тубыл), Эльвира Семенец (Төмән), Инзилә Ногманова (Түбән Тәүде р-ны, Киндерле авылы): егетләрдән – Илшат Аппасов (Вагай районы, Комсомольск авылы), Алмаз Хәлидуллин (Ялутор шәһәре), Рамил Мөхәммәтшин (Тубыл), Динар Ташбулатов (Төмән), Тимур Юртлыбаев ( Ялутор р-ны, Аслана авылы), Айдар Кангазин (Төмән), Ринат Әминов (Төмән), Дамир Абдразаков (Мегион шәһәре), Рөстәм Моталапов (Төмән) чыктылар.

Жюри рәисе Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова финалга үтә алмаучыларның күңелләрен күтәреп, һәрберсенең уңай якларын күреп мактады, өмет өзмичә, яхшырак әзерләнеп киләсе елга кабат килергә чакырды. Шунысы бик мөһим, кастингка килүче яшьләр шул берничә сәгать эчендә, үзара танышып, аралашып, бер-берсен кайгырта ук башладылар. Финалга үткән яшьләребезнең кайберсе уңышларыннан уңайсызланып, кәефләре төшкән иптәшләренең күзләренә карарга кыймаганнарын әйттеләр. Ә төшеп калучыларның күбесе татар халкына хас булган сабырлык белән үзләрен кирәкле дәрәҗәдә тота белделәр, дусларына ярдәм итәргә, аларга тавыш бирергә әзерлекләрен белдерделәр. 

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (25.02.2012)
Просмотров: 579 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz