Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ӨЧПОЧМАК БӘЙРӘМЕНДӘ

Якшәмбе көнне Төмән шәһәренең "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында татар бүлеге һәм өлкә татар яшьләре Союзы тырышлыгы белән "Өчпочмак бәйрәме” дип аталган күңел ачу чарасы узды. Бәйрәмне алып баручы Земфира Шәрипова белән Айдар Кангазин милли ашлар турында сүз алып бардылар, тамашачыларның кәефләрен күтәреп мәкальләр, кызыклы мәзәкләр сөйләделәр, төрле уен-бәйгеләр оештырдылар. Аннары татар Яшьләре Союзы җитәкчесе Наҗия Ибраһимова алдан игълан ителгән "Ашлык – байлык” фотоконкурсында катнашучылар исемлеге белән таныштырып, җиңүчеләрне билгеләде. "Тәмле ашханә” номинациясендә - Әлфия Алексеева, "Тылсымлы ашъяулык”- Равия Саттарова, "Тел йотарлык”- З. Шәрипова беренче урынга чыктылар. Пешереп алып килгән ашлар буенча тамашачылар мәхәббәтен дә Р.Саттарова яулады. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды. Аннары кунакларны бәйгедә катнашучылар тәкъдим иткән татар ашлары белән тулган өстәлләргә чәй эчәргә чакырдылар. Шул арада "Шатлык” балалар ансамбле (җитәкчесе З.Шәрипова) үзләренең матур җырларын башкарып, тамашачыларны шатландырдылар.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (01.03.2012)
Просмотров: 744 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz