Күкрәнде авылында сугыш утын кичкән ветераннар бары өчәү калды. Аларның
берсе - Алимҗан Әйтмөхәммәт улы Айтбаков. Ватан алдындагы бурычын намус
белән үтәгән гап-гади солдат ул. Бүгенге көндә гомер иткән йортында хатыны
Сәхифә Нияматулла кызы белән икесе яшиләр.