Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына

САБЫР КАНАТЫГЫЗ СЫНМАСЫН

640

 

Күкрәнде авылында сугыш утын кичкән ветераннар бары өчәү калды. Аларның берсе - Алимҗан Әйтмөхәммәт улы Айтбаков. Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән гап-гади солдат ул. Бүгенге көндә гомер иткән йортында хатыны Сәхифә Нияматулла кызы белән икесе яшиләр. Күңелемдә Алимҗан абый һәрвакыт шат йөзле, тирәсенә гел бала-чага җыеп, аларга төрле кызыклы хәлләр сөйләүче, үтә дә чибәр абый булып сакланган. Концертларда аның скрипка, мандолинада моңлы көйләр башкарганын халык елый-елый тыңлый иде. Хәзер дә ул, 86 яшь булуына карамастан, үзенең табигый матурлыгын җуймаган икән. Мин килеп кергәч, ул, култык таякларына таянып, каршыма атлады. Сугыш чоры вакыйгалары ветеран йөрәгендә тирән уелып калган. Куркыныч киноларда гына чагылган, маҗаралы китапларда сурәтләнә торган  коточкыч вакыйгаларны искә төшергәндә ул, ирексездән дымланган күзләрен, сиздермәскә тырышып, сөрткәләп ала.

- Сугышка мин 17 яшем тулгач, 1943 нче елда киттем. Красноярск шәһәрендә хәрби әзерлек үткәндә, 12 яшемнән кыр үрдәге, куян-төлкегә ауга йөргән булганга, бирелгән 5 патронны да мишеньга тидерә идем, шуңа мине биредә озак тотмыйча сугышка озаттылар. Мин Беренче Украина фронтына барып эләктем. Себердән булганга, түземле, салкында туңмыйлар, дип аерым Себер дивизиясе төзеп, мине танк десантына  автоматчы итеп куйдылар, - дип сөйли Алимҗан абый. Днепр елгасын азат итү өчен барган каты сугышта ул  авылдашын очрата. Бу күрешү аның йөрәгенә тирән уелып калган, чөнки дөньяда бер гасырга якын гомер яшәп тә, ул мондый татлы, шул ук вакытта бик ачы һәм кайнар күз яшьләре аралаш булган сөенечле очрашу хисен кабат кичермәгән.

- Йөгереп килеп траншеядагы немец солдаты өстенә сикереп төшеп, сугыша башладык. Кочаклашып,  бер-беребезне өскә чыгармаска тырышып, җирдә аунаганда, колагыма татарчалатып сүгенгән тавыш ишетелеп калды. Солдатны кочагымнан җибәрмичә  русчалатып: ”Син кем?” - дип сорадым. "Мин – татар”, - дигән сүзне ишеткәч, кулларны бушатып бер-беребезгә карадык. Әлеге немец солдаты дигәнем, авылдашым Сәлах Вәлиш улы Адульшин булып чыкты. Эчебезгә сыймаслык шатлык белән яңадан кочакланышып озак елаштык. Соңыннан күпме тырышсам да, без аның белән бүтән күрешмәдек. Сугыштан кайткач, безгә аның әнисе, очрашканыбыз турында язылган соңгы хатын күтәреп, килеп керде, улыннан "кара кәгазь” килгәнен әйтте, - дип искә алды карт ветеран әлеге  дәһшәтле көннәрне. Авыр тынлыктан соң, сүзне нидән башларга белмичә, Алимҗан абый йөрми торган аягына ишарәләп: ”Сугыш, кызым, миңа үзен бер минутка гына да онытырга ирек бирми, төннәр буе аягым сызлап чыга, ярам үлекләнә, дарулар салып үзем бәйлим”, - диде, аннары, үзен кулга алып, ничек яраланганын сөйләргә кереште.

-Автоматчы 12 кеше танк өстендә утырып йөрибез. Командирыбыз каты сугыш барган урыннарда, безгә танк өстеннән сикереп төшеп, окоп казып урнашырга приказ бирә. Шулай бер көнне командир кушуы буенча урынымнан күтәрелүем булды, ук аягыма килеп тә тиде. Мин, туп кебек, әллә кая очып барып төштем, ә аягым иңбашыма килеп ятты.  Аңыма килә алмыйча озак газапландым. Әйләнәмдә яралылар бик күп, кычкырыш-елау тавышлары өзелми, шундый мәхшәр эчендә: "Егетләр, яшеренегез, үзегезне саклап калырга тырышыгыз!” – дигән сүзләр ишетеп, үлсәм дә берәр ышыграк җирдә үлим әле, дип, яралы аягымны кочкан килеш траншеяга таба шуыштым. Чокыр эченә башым белән түбән барып төштем, шунда һушымны  югалтканмын. Кемнеңдер битемнән сыйпаганына уянып китсәм, янымда үзебезнең махсус өйрәтелгән эт-санитарка басып торганын күреп алдым. Аның билендәге сумкасында су, бинт кебек беренче ярдәм кирәк-яраклары була. Хәлләреннән килгәннәр сумкадагы әйберләр белән кулланып яраларын үзләре бәйлиләр, ә минем селкенергә дә көчем калмаган.  Моны аңлагандай, әлеге эт чокырдан сикереп чыгып китте. Бераздан, кабат һушыма килсәм, янымда тагы ике эт – "носильщик”лар, берсе чалбар каешымнан, икенчесе күкрәгемнән тешләп стенага китереп терәделәр дә, берсе югарыга менеп мине тотып торды, шул арада янымдагысы аңа ярдәмгә килеп, мине траншеядан өстерәп чыгарып, носилкага салдылар да әкрен генә шуышып санбатка җиткерделәр. Анда миңа операция ясадылар, озакламый Харьков шәһәренә госпитальгә җибәрделәр, аннан самолет белән Кисловодск шәһәренә очырдылар, анда мин 8 ай яттым. Авылга 1944 нче елның көзендә кайттым”, - дип сүзен төгәлләде ул.

Алимҗан абый бүгенге тормышына зарланмый. Алар хатыны белән 9 бала үстергәннәр. Сугыш инвалиды буларак, хөкүмәт тарафыннан игътибар күрсәтелде, дип саный ул.  Бу көннәрдә, Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, аларга Тубыл шәһәрендә фатир бирелде, тиеш икән, инде алар, сугыш һәм тыл ветераннары, балалары янына күченеп китәрләр.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына | Добавил: Zul4itai (11.03.2010)
Просмотров: 577 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz