Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына

АЛАР МОҢА ЛАЕК!

Бүгенге көндә Түбән Тәүде районы, Тарман авыл советы территориясендә 2 генә Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Дәүләтша Абдрахман улы Әбделчәлилов белән Зәкәрья Хәким улы Кәримов - икесе дә армия сафларына 17 яшьтә алынганнар.

Бу советтан сугышка киткән 171 кешенең 81е генә кире әйләнеп кайткан. Бер карасаң, бәхетле әле авыл кешеләре, кайбер урыннарда фашистларны үз күзләре белән күрүчеләр бөтенләй дә калмады.

15 яшендә Бөек Ватан сугышын каршылаган Дәүләтша Абдрахман улы авылда бригадир булып эшләргә дә, хатын-кызлар белән җир сөрергә, чәчәргә, печән әзерләргә, гаиләсенең тамагын туйдырыр өчен балыгын да тотарга, Балтыйк буе фронтында Ленинградны сакларга да өлгергән. Дәүләтша ага 1943 нче елны 17 яшеннән хәрби комитет чакыруы буенча илне сакларга китә. Хәрби ант кабул иткән яшь егетне сугышның үзәгенә - Ленинград өчен көрәшкә җибәрәләр. Аларның часте Царское селода урнаша. Д. Әбделчәлилов разведкага йөри. Сазлар арасыннан көн дә бомбага тотылган Ленинградка разведкага бару бер дә җиңел булмагандыр. Аңа саз арасында себернең ачы табигатенә чыныгып үсүе дә бик ярдәм итә. Беренче мәртәбә Риганы азат иткәндә яралана. Башына кыйпылчык тигән солдатны окопта күмелеп калган җиреннән иптәшләре казып алалар. 18 яше тулган бу 25 нче сентябрь иртәсен ул яңадан туган шикелле искә ала. Аннары кыр госпитале, ун көн аңсыз ятулар, хәрби госпиталь юлларын үтә. Шәфкать туташы аны нәни баланы караган шикелле тәрбияли: бөтен бите бәйләнгән егеткә җаен табып су эчерә, ашата.

Өч ай үтеп тә терелә алмаган Дәүләтша аганы башка авыр яралылар белән тылга озаталар. Эшелон һәр зур шәһәрдә туктап, авыруларны буш урыннары булган хәрби госпитальләргә тарата бара. Һәм менә бер станциядә "Төмән шәһәре” дип белдерәләр, тик туган шәһәре госпитальләрендә буш урын табылмый. Авыр ярасы аңа күтәрелеп карарга да мөмкинлек бирми, шулай поезд алга таба ыргыла. Аны Улан-Удэ шәһәре госпиталенең ун солдат яткан палатасына салалар. Кайсының колагы юк, кайсысы күзен югалткан, кеме кулсыз хәрбиләр янында Җиңү көненә кадәр диярлек интегергә туры килә аңа. Җиңүне Иркутск өлкәсенең Майда станциясе хәрби частендә каршы ала. Әлбәттә, шатлыкның чиге булмый инде.

Ел ахырында өенә кайтаралар. Кайтуга тракторчылыкка укый, колхоз совхоз белән берләшкәч, 1953 нче елга кадәр ферма мөдире булып та эшли, умартачы була. Аның Мактау грамоталары, бүләкләре арасында иң кадерлеләре - II дәрәҗәдәге "Ватан сугышы” ордены, "Батырлык өчен”, "Германияне җиңгән өчен”, "Жуков” медальләре.

Зәкәрья Хәким улы Кәримовка, 1944 нче елда 17 яшь тулуга, хәрби хезмәткә алынуы турында хәбәр килә. Ялуторда биш ай укыганнан соң, аны көнбатышта хәлләр тынычланганга күрә, көнчыгышка япон самурайлары белән көрәшкә озаталар. Себер тигезлегенә өйрәнгән Зәкәрья агага мондагы тәртипсез рәвештә урнашкан биек кыялар, текә тау сыртлары аша үтә торган юллар бик гаҗәп тоела. Соңыннан михнәтләре башлана. Шул кыялар арасында барган сугышлар нык игътибар, физик көч таләп итәләр. Бервакыт берсеннән япон пулеметы сиптерәме, сиптерә утлы укны солдатларга. Алар тизрәк кыяга үрмәли башлыйлар. Шактый иптәшләре шунда ятып кала. Тәүлеккә якын көрәшәләр бу тау өчен, алай да җиңәләр. Шунда Зәкәрья Хәким улын "Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләргә дип карар кылына.

Аннан соң ул Мудадзян шәһәрен азат итүдә катнаша, Харбинга җитә. Чираттагы авыр сугышта яралана. Маньчжурия госпиталендә дәвалана. Аннары Ворошилов шәһәренә озаталар. Ике айдан соң З.Кәримов чик буе гаскәрләрендә хезмәтен дәвам итә. Укчы, минометчы, радиотелеграфчы Зәкәрья ага 233 нче полкта иң яхшы белгечләрдән санала. Җиде елдан соң гына запаска җибәрелә.

Тыныч тормышта аның төп һөнәре – шофер. Велижан МТСында эшли, калган гомере колхозда үтә.  Армиядән кайткач, өйләнә. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Укучылар белән очрашуларда, бәйрәмнәрдә күкрәге "Кызыл Йолдыз”, II нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденнары, "Японияне җиңгән өчен”, "Жуков” медальләре, "Фронтовик” билгесе белән бизәлгән ветеран күңелендә иле, гаиләсе өчен горурлык хисләре кайнасын өчен бүгенге буын тырышырга тиеш. Гитлерчыларга, японнарга каршы көрәштә батырлык, кыюлык үрнәкләре күрсәткән, үзләрен аямыйча, илебезгә җиңү яулауда зур өлеш керткән ветераннар мәңге онытылмасын. Исәннәрен хөрмәтлик, безнең арадан киткәннәре истәлеген кадерләп саклыйк.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына | Добавил: Fuckir72 (01.01.2010)
Просмотров: 862 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 1
1 Рушан  
0
Бик зур ряхмят бу статьяны язганыгызга. Исян булсыннар Дяулятчя бабай белян Зякярья бабай! Онытырга тиеш тугел без Бабаларыбызны! Барысынада Зур Ряхмят!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz