Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына

КАРТЛЫК – ҮТКӘН ГОМЕРГӘ БӘЯ


Татар авылларында кайсы йортка гына килеп кермә, һәркемнең өстәле аш-судан сыгылып тора. Кияргә киеме, утырып чыгып китәргә машинасы бар. Яшьләр бу хәлне шулай булырга тиеш дип кабул итә, ә сугыш елларын кичкән өлкән буынның күбесе бүгенге тормышка карап сөенеп туя алмый. Чөнки 8-10 яшьлек бала-чагалар да туңган бәрәңге, балтырган шулпасы белән туенып, көне-төне эштә булганнар. Ләчек авылында яшәүче Өметбикә Хафиз кызы Алиева да яшүсмер чагын искә төшергәч, көрсенеп куйды. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. Яңа гына Күкрәнде җидееллык мәктәбен тәмамлап кайткан кыз, апасы янына, Тубыл педучилищесына укырга керү турында хыяллана. Әтисе, вакытында бик күренекле булган укытучы - Хафиз абый Гарифханов, сәламәтлеге көннән-көн бетә баруга карамастан, белемгә омтылышлы кызының укуын дәвам иттерүен тели.

 Хафиз абый белән Уразабикә апа гаиләсендә 6 кыз да иң кечеләре генә егет булганга, Өметбикә апа гел малайлар белән уйнап, йорт эшләрен башкарып, бик чая булып үсә. "Яңа тормыш” колхозында эшләп, көндезләрен печән чабарга йөри, аш чәчеп-ура, кичләрен балыкчылар бригадасы белән елымга йөри, ау сала. Дәүләткә 20 центнер балык тапшыру планын ул 200-300 процентка арттырып үтәп тора. Балыкка йөрергә көймә кирәк булгач, ул, әтисе өйрәтүе буенча, урманга барып бер юан агач кисеп ала, зур газаплар белән ясап бетереп килгән көймәсенең төбен балта белән чабып тишеп алгач, гарьлегеннән утырып үксеп-үксеп елый. Аннары эшен яңадан башлап, хәтта ир-егетләрне утыртып йөртерлек көймә ясый. Сугыш елларында намуслы хезмәте өчен 1947 нче елны Өметбикә апа медаль белән бүләкләнә. Әнисенә үзеннән кече 4 баланы аякка бастырырга ярдәм итү теләгеннән, аңа белемен үстерү турындагы хыялын ваз кичәргә туры килә. Сугыштан кайткан авыл егете Әнвәр Хафиз улы белән гаилә корып, авылда төпләнәләр. 50 ел бәхетле тормыш кичереп тәртипле, мәрхәмәтле 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Өметбикә апа 47 ел стаж белән лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә йортында ул үзе яши, ләкин балалары, 9 оныгы һәм 6 нәбәрәсе аны бер минутка да ялгызын калдырмыйлар. Көннәрен ул йон эрләп, оекбаш, бияләйләр бәйләп, телевизордан сериаллар карап үткәрә. "Яңарыш” газетасын ул беренче көненнән яздыра икән, һәр яңа санын көтеп алып укый. Килгән кунакларны, кергән авылдашларын ул һәрвакыт ачык йөз, ризык тулы өстәл белән каршы алып, файдалы киңәшләр биреп, изге теләкләр юллап озатып кала.

Р.КАНГАЗИНА.  
Категория: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына | Добавил: Zul4itai (15.02.2010)
Просмотров: 654 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz