Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына

МЕДАЛЬГӘ ЛАЕК ТОРМЫШ


Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел тулачак. Ул елларда ил азатлыгы өчен көчләрен жәлләмәгән, иртәдән кара төнгә кадәр колхозда эшләгән, налогын түләгән, эш хакы урынына "килгән” дигән "таяк” кына күргән әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбызга бу көннәрдә "1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” медале бирелә.

Сугыш чоры балалары! Такы-токы белән генә җан асрап, гел газап-сагышлардан гына торган тормыш. "Ил күргәнне күреп үстек, үлән ашап исән калдык. Алабута, балтырган, кычытканнан да тәмле аш юк иде безнең өчен. Әле дә авызда черек бәрәңге тәме бар сыман”, - дип бик җәелеп китмичән генә искә ала ул елларның ачы михнәтен татыган буын. Без күз алдына да китерә алмаслык авыр эш, ялангачлык, ачлык изә халыкны.


Түбән Тәүде районының Бухтал администрациясе башлыгы Николай Денисович Витковский Мәрьям Рәхмәтулла кызы Хәкимовага һәм Госман Гомәр улы Гайнетдиновка медальләр тапшырырга махсус Төмәнгә килде. "Ветераннар бик аз калган, аларның да инде сәламәтлекләре начар, шуңа да РФ Президенты Д.Медведев Указы белән 9 майны көтмичән, аны һәркайсына бүген үк бирү мөмкинлеген табарга тырышабыз. Безнең авыл администрациясендә тырышып эшләгән кырыклаган ветеран шундый медальгә ия булачак”, - диде Николай Денисович. Казанлы авылында яшәүче тыл ветераннарына олы хөрмәт йөзеннән, аларны кайда яшәгәннәрен эзләп табып, медальләр тапшырып кына калмыйчан, тормышлары белән кызыксынып, сорауларына җаваплар биреп, озак кына сөйләшеп утырды. Ветераннар кышын яшәргә шәһәргә балаларына киләләр, җәен аларны яңадан авылдагы өйләре, туган җир "үзенә тарта”. Авылда әле газ кермәгән, утын, телефон мәсьәләсе борчый үзләрен, йортны-җирне хосусый милек итү дә - замана таләбе. Кыскасы, өйгә килгән түрә белән хәл итәр проблемалар җитәрлек. Алар бит тормышларын илне күтәрүгә багышлаганнар, 30-40 еллап совхозда эшләгәннәр.

Госман Гомәр улы кечкенәдән үк колхоз эшендә катнаша башлый: урманга утын әзерләргә дә аз гына йөрми ул, кырда да шактый чиләнергә туры килә. 40 елдан артык эш стажының күбесен терлек караучы булып эшли. Хатыны Мәсхүдә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, ике ел элек 51 ел бергә гомер иткән тормыш юлдашы мәңгелек йортына киткәч, Гомәр аганың сәламәтлеге нык какшый. Хәзер ул кызы Резеда, кияве Фәрит тәрбиясендә.


Ә Мәрьям апа, туксанның аръягына чыгуга карамастан, бирешми әле, күз тимәсен. Сугыш вакытында да эшнең үзәгендә - иң авырында катнаша ул. Утын хәзерләүләр үзәкләренә үтә хатын-кызларның, чирәм җирләрне, агач төпләрен ялан кул белән чистартулар, кулларның канаулары, туктаусыз налоглар изә хезмәт кешесен, өйдәге азапланып үстергән малларның, кош-кортның да бар кереме шул налог өчен түләүгә китә. "Барыбыз да җиңүне якынайтыр өчен тырыштык, - ди Мәрьям апа, - аларны сөйләп кенә бетереп буламыни, аннары совхозда ни әйтсәләр – шуны эшләдем, кая кушсалар – шунда бардым”. Ире Хафиз белән тәрбияләгән 6 баланың рәхәтен күреп, берсеннән-берсенә кунак булып кына йөри хәзер хөрмәтле әни, әби, дәү әни. Әле кызы Рәшидәдә кыш үткәрә икән, яз җитүгә авылыма кайтам, дип ашкынып тора, бакчамны, андагы саф һаваны сагындым, ди.

Үзләре зарланмыйлар, хөкүмәткә арткан пенсияләре, биргән субсидияләр, ярдәмнәр өчен рәхмәт кенә укыйлар. Хәзерге бәхетле тормышның кадерен белегез, лаеклы гомер итегез, без күргән авырлыкларны кичерергә язмасын, дип телиләр алар. Бүгенге буын да бу михнәтле елларның газапларын кичергән олыларны онытмасын, аларны хөрмәтләсен, аларга лаек булып яшәсен иде. Рәхмәт сезгә, ветераннар, исәнлек, шат көннәр бәхет өләшсен үзегезгә!

Г.ВӘЛИЕВА.


 

Категория: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына | Добавил: Zul4itai (18.02.2010)
Просмотров: 885 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 1
1 Дарья  
0
этот чувак который в середине-мой родной дед

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz