Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

КАЗАНДА ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗДЫ

Әлеге чарага төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800гә якын делегат җыелды. Форумда өлкәдән 28 делегат катнашты, аларның 3се - Тубыл шәһәреннән, 4се – Ялутордан, 3 кеше – Соргыттан һәм 18 кеше Төмән шәһәреннән иделәр. Чараның максаты, программасы, нинди планнар, йөкләмәләр куйганы турында "Яшь буын” өлкә яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Кормановтан белештек.

- Фәрит, газета укучыларыбызга ерак сәфәрегез һәм форум нинди дәрәҗәдә үткәне турында сөйләп үтсәң иде?

- Чараның төп максаты – дөньяның төрле почмакларына  сибелеп яшәүче татар яшьләрен берләштерү, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышып, милли йөзебезне, ана телебезне, мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, дини кыйммәтләребезне  саклау. Шуңа күрә форумга чакыру килгәч, без иң актив яшьләрне туплап, 26 августта юлга чыктык. Казанда безне якты йөз белән каршы алып, кунакханәләргә урнаштырдылар. Кичен Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Р.Зәйдулланың "Үлеп яратты” спектаклен карарга бардык. Икенче көн форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, бөтендөнья татар яшьләр җыены рәисе Руслан Айсин чыгыш ясадылар. Аннары төрле төбәкләрдән килгән яшьләр лидерлары эш тәҗрибәләре, татар телен өйрәтү юлында очраган проблемалар турында сөйләделәр, Президентка үзләренең гозерләрен, фикерләрен дә җиткерделәр. "Бүген мин чынлап та сезнең милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен үзегезнең зур хезмәт кертүегезне күреп торам. Без сезне бүген яңадан чын күңелдән сәламләп, Татарстанда көтеп калабыз, без бергә булырга тиеш. Казанга яратып килегез”, - дип Президент яшьләрне Универсиадага чакырды. Һәм төрле төбәкләрдә, чит илләрдә татар яшьләре хәрәкәте активистларына Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырды, алар арасында минем исемем дә яңгырады.

- Быелгы форум алдагы еллардагылардан кайсы ягы белән аерылды?

- Быелгы форумның үзенчәлеге шунда булды – чараны алып баручылар һәм чыгыш ясаучылары да туган телдә генә сөйләделәр. Төмән өлкәсеннән мин "Өлкәдә һәм шәһәребездә нинди үзгәрешләр бара. Киләчәккә планнарыбыз һәм теләкләребез” дигән темага чыгыш ясадым һәм резолюциягә үзебездә татар театры, КВН командасы оештырыр өчен Казаннан белемле режиссерлар җибәрүләрен, хореография буенча профессиональ биючеләр безгә килеп мастер-класслар үткәреп торсыннар иде дигән теләкләребезне кертергә тәкъдим иттек. Форум кысаларында 4 секция эшләде, аларда "Татар яшьләре һәм Web.2.0”, "Татарларның тарихи мирасы һәм милләтне саклау юллары”, "Бүгенге яшь татарлар тормышында рухи юнәлешләр”, "Милли мәгариф һәм туган телне өйрәнүдә һәм саклауда заманча технологияләр” дигән темалар буенча фикер алыштык. Шушы көннәрдә Казан буенча экскурсия, Арча муниципаль районында "Кичке уен” бәйрәмендә, "Авыл кызы” бәйгесендә катнаштык.

- Форумнан нинди кәеф белән һәм нинди яңа идеяләр алып кайттыгыз?

- Яшьләр, бигрәк тә әле бер мәртәбә дә Казанда булып карамаучылар, бик канәгать булып, канатланып, чит илләрдән килгән кыз һәм егетләрнең саф татар телендә сөйләшүләренә шаккатып кайттылыр. Үзем дә дәртләнеп, эшебезгә яңа үзгәрешләр кертергә планнар корам. Бизнес буенча яшьләребезне туплап һәм аерым  волонтерлар бүлеге оештырырга исәп. Киләсе елга федераль сабантуй бездә үтәчәк. Татарча сөйләшә белгән 30га якын егет-кызны җыеп, аларны укытып, өйрәтеп кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алырлык итеп әзерләрбез дип ышанабыз. Гомумән алганда, яшьләр форумы – ул фикер алышу, аралашу, тәҗрибәләр белән уртаклашу чарасы. Шундый изге эш башкаручы Татарстан Республикасының дәүләт вәкилләренә рәхмәтебез, хөрмәтебез зур.

- Фәрит, төрле төбәкләрдә яшәүче яшьләр белән аралашканнан соң, өлкәдә яшьләр хәрәкәтенә ниндиерәк бәя бирер идең?

- Безнең яшьләр чынлап та актив, шуңа да безгә форумда катнашырга 28 чакыру бирелде. Чагыштырып карасаң да, без башка төбәкләрдән бер адымга алдарак барабыз: яшьләр оешмаларында җан атып эшләүче яшьләребез саны күп, туган телдә газета чыга, теле-радио тапшырулар эшлиләр. Аннары безнең белән "Яңа сулыш” тапшыруын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллина һәм яшьләребез белән тыгыз элемтәдә эшләүче Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов та форумда булып кайттылар. Мондый мөмкинлек теләсә кайсы төбәккә дә хас түгел шул.

- Ихлас әңгәмәңә рәхмәт, Фәрит, эшегездә уңышлар юлдаш булсын.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (25.09.2012)
Просмотров: 729 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz