Хәзер инде ООО "Застава” төзү
оешмасы җитәкчесе, өлкә чик сакчылары ветераннары советы рәисе Нуретдин
Нурулхак улы Ибраһимов (рәсемдә) бирегә өлкәнең бар районнарыннан
коллегаларын җыя. Бу юлы да шәһәр мәдәният үзәге белән берлектә тантаналы кичә
оештырдылар. Ә алдагы көнне аллеяда чик сакчылары волейбол һәм төрле спорт
уеннары буенча ярыштылар. Бәйрәм көнне мәйдан яшел, зәңгәр төстәге
фуражка-берет, хәрби киемнәрдәге ир-егетләр һәм аларның гаиләләре белән тулы иде.
Шатлыклы очрашу-күрешүләр, хәтер яңартулар кичкә хәтле сузылды. Чараның
тантаналы өлешендә өлкә губернаторы советнигы С.А.Шерегов, Үзәк административ
округы управасы җитәкчесе В.И.Борисов, өлкә Федераль куркынычсызлык хезмәтенең
чик сакчылары идәрәсе вәкилләре чыгыш ясадылар. Илебез каршында фидакарь хезмәт
итүче ветеран чик сакчыларына истәлекле медальләр, Мактау һәм Рәхмәт хатлары
тапшырылды. Югары бүләкләргә лаек булучылар арасында милләттәшләребез - Наил Айнуллин, Илгиз
Шәрипов, Әмир Моратов, Реваль, Вәгыйз Җәгъфәровлар да булдылар. Чараны
ямьләндереп шәһәр мәдәният үзәге артистлары концерт куйдылар. Чик сакчылары да
читтә калмадылар, күңелләренә сеңеп калган, шулай ук үзләре язган моңсу
җырларын сәхнәгә чыгып башкардылар.
Р.КАНГАЗИНА.
|