Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

ТЕЛӘКЛӘРНЕҢ ТЕЛӘП ИЗГЕЛӘРЕН

Мәдәният йортының концерт залы халык белән шыгрым тулды. Дини бәйрәмебезне оештыручы Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Х.К.Биктимиров әйтүенчә, бирегә меңнән артык кунак җыелды. Халык куркынычсызлыгын күздә тотып, бәйрәм барышында МЧС, полиция хезмәткәрләре дә үз урыннарында булдылар.

Тантана сәхнәдәге экраннан Корбан бәйрәменең ничек барлыкка килгәне турындагы видеофильм белән башланды. Бәйрәмне алып баручылар – Г.Хәлитова белән Ф.Сәйфуллин халыкны килгән кунаклар белән официаль таныштырып, аларга чиратлап чыгыш ясау мөмкинлеген бирделәр. Боровой мәчете имамы Әбделкаюм хәзрәт Исхаков мәчет тарихын, Коръән сүрәләрен укып бәйрәмне ачканнан соң, өлкә һәм район түрәләре сүз алдылар. Алар - Төмән районы башлыгы В.Н.Гультяев, өлкә Думасы депутаты Г.С.Корепанов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дин буенча кураторы А.Ф.Шевелев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе  Р.С.Зиганшин, өлкә Думасы депутаты А.В.Крупинның ярдәмчесе С.В.Захаров, Х.К.Биктимиров, район башлыгы администрациясе урынбасары С.В.Иванова, Боровой администрациясе башлыгы С.В.Сычева, Россиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин чыгыш ясап, изге Корбан бәйрәме һәм мәчетнең юбилее белән тәбрикләделәр. Шулай ук сәхнәгә Боровой мәчете активистларын һәм район мәчетләре имамнарын да чакырдылар – Боровой мәчете имамы урынбасары Шамил хәзрәт Әминов, Җәмилә һәм Фәрит Баязитовлар, Алтынбикә Төхвәтуллина, Индрәй мәчете имамы Тимергали хәзрәт Гайнетдинов, Муллаш авылы башлыгы Дамир Назметдинов 10 ел эчендә эшләнгән эшләргә йомгак ясап, динебезне үстерүдә зур өлеш кертүчеләрне искәртеп үттеләр һәм мәчетнең имамы Әбделкаюм хәзрәтнең эшчәнлегенә дә зур бәя бирделәр.

Тантаналы бүлектән соң, районнардан килгән үзешчән сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле концерт программасы чараны тагын да ямьләндерде.

Өйлә намазы вакыты җиткәч, дин әһелләре мәчеткә юнәлделәр.

Коръән сүзләре, теләкләр бай итеп әзерләнгән өстәлләр артында да әйтелде, халык үзләренә күрсәтелгән сый-хөрмәттән бик канәгать булып бәйрәмне оештыруда  финанс яктан зур ярдәм күрсәткән район башлыгы В.Н.Гультяевка, ветераннар советына, мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм оештыручыларга теләкләр теләп, рәхмәтләр әйтеп догалар кылдылар.

Әйе, корбан бәйрәмнәре, мәчетләребез юбилейлары өлкәбез авылларында дәвам итә. Мәчетләребезгә йөрүчеләр саны артып, азан тавышлары яңгырап торсын, күңелләребездә иман нуры сүнмәсен, игелек-изгелекләр өстәлеп торсын диясе генә кала.

Н.ТАШБУЛАТОВА.

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (02.11.2012)
Просмотров: 714 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz