Бәрәңге әзерләү дә тәмамланып килә (89%). Икенче икмәгебезнең
уңышы өлкә буенча уртача гектарыннан 200 центнер. Яшелчәләр 55% мәйданда алынды.
Уңыш – уртача бер гектардан 240 центнер.
Көзнең иң гүзәл чоры. Урманда агачлар сап-сары шәлләрен
ябынганнар. Табигатьнең сылулыгына
хәйран калып, без Төмән районы, Каскара поселогын узып, Талымхан авылы якка юлыбызны дәвам иттек.
Менә ЗАО АФ "Каскара”ның Талымхан бүлеге кырлары офыкка тоташып җәелеп киткән.
Кырларның аз өлеше генә уңыштан арынмаган, ә бушап калган басуларны инде
сукалаганнар.
Талымхан мәчетле бик матур татар авылы. Ул зур күл буенда
урнашкан. Авыл уртасында заманча
эшләнгән зур мәктәп. Урамнар буйлап
төзек, мәһабәт йортлар тезелеп киткән. Бу авылда тырыш, хезмәт сөючән
милләттәшләребез яши.
Без агрофирманың Талымхан бүлеге агрономы Руслан Мөдәррис улы
Мөхәммәдъяров белән очрашып, быелгы кыр эшләре турында әңгәмә кордык. Ул
2001 елны Төмән авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Зөлфинә Нәфыйгулла кызы
белән бер ул тәрбиялиләр.
- Руслан, язын кырларга нәрсәләр утырттыгыз, көзен нинди уңышка
ирештегез?
- 800 гектар
җиребез бар. Бәрәңгене 300
гектар утырттык. Әлегә казып бетермәдек, уңыш –
гектарыннан 156 центнер. Суган 100 гектар чәчелде, аны алып бетердек, барлыгы
1 650 тонна
чыкты. Кишерне 70 гектар
чәчкән идек, эше тәмамланып килә, бер гектардан 250 центнер җыела. Чөгендер,
кәбестә, ачы торма Каскара кырларында чәчелгән.
- Техника, ягулык-майлау материаллары җиттеме?
- Хәзерге заманда бик яхшы чит ил техникалары эшли. Бәрәңге,
кишерне "Кейс” тракторы, "Гримме” комбайннары ала. Кишерне "Азолифт”, суганны
"Симн”, "Азолифт” йолку машиналары
йолкыды, бункерсыз, турыдан арбага салдылар. Шул ук маркада казыгычларыбыз да
бар. Август башында иртәң өлгерүче бәрәңгене генә казыгыч белән кул ярдәмендә
казыдык. Бүгенге көндә кырларны "К-700”,
"Лейс” тракторлары туңга сөрә. Уңышны Каскарага реальләштерәбез. Авылда –
саклау урыны (хранилище).
Бәрәңгенең сорты 4 төрле – "Скарлетт”, "Розалинт”, "Жуковский”,
"Розара”. Яңартыр өчен җәен яңа сортлар сатып алабыз. Ягулык-майлау
материаллары җитәрлек.
- Терлекләргә азык тулысынча әзерләндеме?
- Печәнне безнең бүлек хәстәрли, пресслыйбыз. Планда ел саен 3 мең
тонна эшләү. Азыкны үзебезнең терлекчелек комплексына әзерлибез. Планны
тутырдык. Һава торышы мөмкинлек бирсә, артыгын да әзерлибез. Терлекләр өчен
базларга 2 мең тонна кукуруздан силос, күпьеллык үләннәрдән 2700 тонна сенаж
салдык. Мал азыгын әзерләүдә дә техника яхшы булды, ягулык җитте. Кышын
механизаторлар тракторлар белән терлекләргә печән ташыйлар. Аграр өлкәдә хезмәт
итүче барлык якташларны бәйрәм белән котлыйм. Авыр авыл хуҗалыгы хезмәтендә
түземлелек, уңышлар телим.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Хезмәтегез бары шатлык кына китерсен.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|