Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Балалар сәхифәсе

КЫРЫНКҮЛ БАЛАЛАРЫНЫҢ ҖӘЙГЕ ЯЛЛАРЫ

 Хәзер кайбер мәктәпләр каршындагы лагерьларда өченче смена башланды. Мәсәлән, икенче сменада 3 500 бала музейларга, театрларга керделәр, кызыклы шәхесләр белән очраштылар, спартакиада, төрле конкурсларда, спорт ярышларында катнаштылар.

Без Төмән шәһәре, Кырынкүл авылында сабыйлар ялларын ничек үткәрделәр икән, дип кызыксынып мәктәпкә юнәлдек. Мәктәп директоры Алевтина Зиннәтулла кызы Манкаева ачык йөз белән каршы алды.

- Белем бирү учреждениесе каршында ике смена лагерь эшләде. Беренче сменага 60 бала йөрде. Лагерь начальнигы - башлангыч класслар укытучысы А. С.Ниязова булды.  Тәрбиячеләр - Х.Х. Кирамова, М.Х.Ниятбакиева, О.И. Кадыйрова, А.Ш.Шаматова. Икенче сменага 50 сабый килде. Лагерь начальнигы - укытучысы Ә.Ш.Масленникова иде.  Тәрбиячеләр – С.Ж.Сәйфетдинова, Г.Р.Хөсәинова, Л.Х.Ильясова. Укучылар театр, шәһәр буенча экскурсиягә, "Родник” балалар сәламәтләндерү үзәгенә су коенырга йөрделәр. Шыкчага тәва кошларын (страус)  карарга фермага бардылар.  Шәһәр көнендә төрле конкурсарларда катнашырга әзерләндек. "Минем яраткан шәһәрем” бәйгесенә рәсемнәр ясадык. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге белән бергәләп "Спорт гаиләсе”дигән спорт чарасы уздырдык.  Соңгы көндә балалар бик матур концерт куйдылар. Вожатыйлар - 7 класс укучысы А.Асадуллина,  8 сыйныф укучылары - Ю.Анисимова, Э.Ниязова, Р.Хәбибуллина булдылар. Отрядларга исемнәр, девизлар сайланды. Лагерь девизы мондый иде: "Төмән экспрессында сәяхәт”. Көн саен берәр станциягә сәяхәт ясалды. Мәсәлән, станция "Музей” булса, музейга, "Отдыхайка” икән, су коенырга баралар. Соңгы станция "Родник” иде. Шушында килеп җиткәч, соңгы көндә нәтиҗә ясалды. Балаларга лагерьга йөргәннәрендә төрле чараларда катнашканнарында тамчы формасында баллар бирелде. Боларга йомгак ясалды. Укучыларны ашату яхшы иде. Ата-аналар бик риза булдылар. Тик урыннар гына исәпле иде.

Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның юбилеена, 1812 елдагы Бөек Ватан сугышына багышланган чаралар уздырдык. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Х.Ильясова җитәкчелегендә 5 бала Казанга регионара «Костер” исемле лагерьга бардылар.

45 бала 3 смена (һәр сменада 15 бала) шәһәр хакимияте аша "Мэр отряды”нда эшләде. Алар Кырынкүл территориясен төзекләндерделәр, чистарттылар. Җитәкчеләре - укытучылар А.Н.Алеева, В.Н.Нәбиева, Г.Ш.Яруллина булдылар, - дип мәктәп директоры бәян итте.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.                        

 

Категория: Балалар сәхифәсе | Добавил: Zul4itai (02.08.2012)
Просмотров: 1582 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz