Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

Корбан бәйрәме

Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, район, шәһәр күләмендә үткәрү дә гадәткә кереп бара. Төмән мөселманнары өчен Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмәндәге мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин ел саен "Принцесса” тантаналар йортында бәйрәм әзерли. Анда берничә йөзләгән кеше җыела. Алар изге аштан авыз итеп, шәһәр мәдәният үзәге үзешчәннәре катнашында җырлы-биюле тамаша карыйлар. Быел өлкән яшьтәге Зәйнулла Яруллинны, Әбүзәр Миннебаевны, җыр-бию төркемнәрен, Марат Вәлиев, кашыкчылар ансамблен, Каскара кунаклары – Ф.Әскәров җитәкчелегендәге "Дуслык” вокал ансамблен аеруча яратып каршы алдылар. "Этнос” балалар үзәгенең татар классларына һәм "Әхлак” төркеменә йөрүче сабыйлар чыгышы да бәйрәмне бизәде.

Фатыйх хәзрәт ил, дини оешма җитәкчеләренең котлауларын җиткерде. Бу көннәрдә хаҗ кылучы 40 кешенең өлкә хөкүмәте ярдәме белән олы сәфәргә чыгуын белдерде һәм бүгенге бәйрәмгә дә өлеш кертүләре өчен  түрәләргә рәхмәтен юллады.

Өлкә хакимияте вәкилләре белән бергә казыят эшендә актив ярдәм күрсәткән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә чакырылган иде бәйрәмгә. Алар котлау сүзләрен җиткереп, Рәхмәт хатларын тараттылар. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә игътибар бирә торган өлкә чик сакчылары ветераннары, шәһәр "Сугышчан туганлык” оешмалары, "Аванпост” өлкә балалар-яшүсмерләр үзәгеннән килүчеләр өстәл артында утырган сугыш ветераннары, хәрби кешеләр һәм башкаларны Бородино сугышында җиңүнең 200 еллыгы белән дә тәбрикләделәр. Радиоспорт буенча дөнья чемпионы З.Низамов өлкә ветераннар советы исеменнән җылы сүзләрен җиткерде. Ә өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.Насыйров халыкны телебез, динебезгә битараф булмаска, күршеләргә игътибарлы булырга өндәде. Бала-оныкларны тәрбияләгәндә дә бу сыйфатларны онытмаска кушты.

Җыелучылар яраткан "Яңарыш” газеталарына шунда язылу мөмкинлеге бирелүгә шатландылар, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Елдан-ел корбан чалучылар арта, димәк, татарның әхлагы сафлана, гореф-гадәтләр саклана.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (02.11.2012)
Просмотров: 996 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz