РУХИ ХЂЗИНЂ
(А.Сәгыйтов истәлегенә)
З.АКБЊЛЂКОВ.
ООО "Тобольск – нефтехим” оешмасында 22 ел электромонтер хезмәтен үтәүче Рият Кирәй улы Мөхәммәтчин бу көннәрдә 65 яше тулу уңаеннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Характеристикасында: «Үтә җаваплы, тирән белемле, югары квалификацияле хезмәткәр. Катлаулы йөкләмәләрне вакытында һәм югары сыйфатта башкара, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулаган, алар өчен һәрьяктан да үрнәк булып тора», - дип язылган. 44 еллык хезмәт юлында Рият Кирәй улы күп төрле кыйммәтле кәгазьләр, медальләргә лаек булган. Ә иң югарысы - 2007 нче елның 11 нче маенда РФнең промышленность һәм энергетика министрлыгы тарафыннан аңа "Почетлы нефтехимик” дигән абруйлы исем бирелә. Эшчән, үз вазифасының бар нечкәлекләрен белгән 6 нчы разрядлы электромонтер бүген дә сафта.
Түбән Тәүде районы, Чугунаево авыл хакимиятендә биш авыл хуҗалыгы эшли. Барысы да көчле, халыкны эш белән тәэмин итеп торучы хуҗалыклар. Шул биш хуҗалыкның берсе - бик уңышлы эш алып баручы "Тавдинское земледелие”дә төрле милләт кешеләре хезмәт итә. Җаваплылыгы чикләнгән оешманы Александр Антонюк җитәкли, башкарма директоры – Юрий Антонюк. Монда хуҗалыкның оешуының беренче көненнән үк милләттәшебез Шәйхулла Айдуллин, бераз соңрак килгән - Гомәр Калбаев, Мансур Сәйфуллин, Зиннур Хәлитуллин тырышып эшлиләр. Юрий Антонович Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.