Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2011 » Декабрь » 14 » ТҮБӘН ТӘҮДЕ КЫРЛАРЫ УҢДЫРЫШЛЫ, ЭШЧЕЛӘРЕ ТЫРЫШ
21:58
ТҮБӘН ТӘҮДЕ КЫРЛАРЫ УҢДЫРЫШЛЫ, ЭШЧЕЛӘРЕ ТЫРЫШ


Түбән Тәүде районы, Чугунаево авыл хакимиятендә биш авыл хуҗалыгы эшли. Барысы да көчле, халыкны эш белән тәэмин итеп торучы хуҗалыклар. Шул биш хуҗалыкның берсе - бик уңышлы эш алып баручы  "Тавдинское земледелие”дә төрле милләт кешеләре хезмәт итә. Җаваплылыгы чикләнгән оешманы Александр Антонюк җитәкли, башкарма директоры – Юрий Антонюк. Монда хуҗалыкның оешуының беренче көненнән үк милләттәшебез  Шәйхулла Айдуллин, бераз соңрак килгән - Гомәр Калбаев, Мансур Сәйфуллин, Зиннур Хәлитуллин тырышып эшлиләр. Юрий Антонович Россия Федерациясенең  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 

Бүгенге көндә "Тавдинское земледелие” хуҗалыгы бөртекле культуралар, борчак үстерү һәм  бодай эшкәртү белән шөгыльләнә. Ул районда он җитештерүче иң зур предприятие. Монда чәчү мәйданнарын зурайтмыйлар, экспериментлар ясамыйлар, күләменә түгел, ә сыйфатлы күрсәткечләргә омтылалар. Ел саен 2300 гектар бодай чәчәләр. Мәсәлән, 2011 елда гектарыннан 30 центнер икмәк алдылар. Барлыгы 7 мең тонна уңышка ирештеләр. Хуҗалыкның өч "Дон”, бер "Енисей” комбайннары бар. Быел урып-җыю вакытында Басыйр Девятьяров эшчеләренең ярдәме кирәк булды. Бергәләп 1000 тонна бодай урдылар, 1250 тоннаны киптерделәр. Территориядә он тарту заводы эшли. Тәүлегенә тегермәндә үз бодаеннан 12 тонна он җитештерелә. Антонюкларның пешкән икмәкләрен ашап туймаслык, хуш исе тирә-юньгә тарала.  Ничек эшлисең, нәтиҗәсе дә шундый.

Д. ФӘХРЕТДИНОВА. 

 

Просмотров: 419 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 10
    Гостей: 10
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz